Бүген, Суга сикерү буенча дөнья беренчелегенең бишенче көнендә Россия спортчы кызлары тагын бер бронза медальгә ия булдылар. Екатерина Некрасова һәм Татьяна Степанова, 3 метрлы трамплиннан синхрон сикерү ярышында судьялардан 279,48 балл алып, өченче булдылар.
“Без бик бәхетле, дөньяда иң яхшыларның берсе булу бик авыр булды, без әле бу программаны күптән түгел генә җыйдык һәм бергә сикерә башладык, - дип сөйләде беренчелекнең бронза призеры Екатерина Некрасова. - Тренерлар штабы безне соңгы мизгелдә берләштерде һәм без турнирга кадәр икәүләп бары тик бер ай шөгыльләндек. Мин парлап зур турнирларда әле беренче тапкыр сикерәм һәм бик дулкынландым. Барысы да уңышлы килеп чыгуына бик шатмын”.
“Командадагы партнерың белән бергә сикергәндә җаваплылык берничә тапкыр арта, - ди Екатерина. - Син үзең өчен, дустың өчен, илең өчен, сине яраткан һәм сиңа ышанган һәркем өчен сикерәсең”.
Россия спортчы кызы өчен бу турнирдагы өченче старт булды - ул моңа кадәр индивидуаль программада һәм команда ярышларында катнашкан иде.
Татьяна Степановага килгәндә, Казанда ул инде бер метрлы трамплиннан сикерү ярышында көмеш призер булган иде.
Синхрон сикерүләрдә парларны ике яшь категориясе: “А” төркеме (1998-2000 елгылар) һәм “Б” төркеме (2001-2002 елгылар) вәкилләре ясый.
Синхрон сикерүдә кытай кызлары Хуэйлин Чэнь (ул кичә индивидуаль программада шулай ук “алтын” алган иде) һәм Лю Линжуй җиңүче булдылар, аларның нәтиҗәсе - 296,70 балл.
“Алтын” алуыбыз зур уңыш. Травма аркасында озак вакыт шөгыльләнә алмый тордым, әле дә булса тулысынча формага килеп беткәнем юк, - диде Лю Линжуй. - Балтырым авыртса да, сикердем, шуңа күрә максималь нәтиҗәгә исәп тоту авыр иде. Табипларыбызга, тренерыбызга һәм Хуэйлинга рәхмәт”.
Австралия спортчы кызлары Джая Мэттьюс һәм Джорджия Шихан 286,50 балл җыйдылар һәм “көмеш” оттылар.
“Мин канәгать, бу безнең өчен кызыклы тәҗрибә булды, - диде чыгышыннан соң Джая Мэттьюс. - Без бергә алты ай шөгыльләнәбез инде, Казандагы беренчелеккә зур юл үтелде һәм ул безнең өчен уңышлы тәмамланды”.