Казанда суга сикерү буенча уза торган дөнья чемпионатының алтынчы көне “Б” төркеме юниорлары арасында 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышы белән башланып китте. Россияле Руслан Терновой, финалда 480,35 балл җыеп, беренче булды.
“Көмеш” Кытай вәкиле Ян Линга булды (467,30 балл). Призлы өчлекне исә, 440,75 баллы нәтиҗә белән, Украина спортчысы Никита Кривопишин япты.
Бүген Россия спортчысы каланчадан сикерүдә кичәге уңышсызлыгы өчен төп көндәшеннән реванш алды. Инде билгеле булганча, Руслан анда өченче, Ян Лин исә беренче булган иде. Иртәнге беренчел раундтан соң Руслан Терновой лидер иде, аның артыннан Кытай спортчысы Ян Лин барды. Кич белән финалда исә Россия спортчысы лидерлыкка иреште һәм “алтын” алды.
“Дан пьедесталында басып тору һәм туган илем гимнын тыңлау - минем өчен ниндидер яңалык. Мин дөнья чемпионы булдым, бу бик шәп! Кытай спортчысын артта калдыруыма шатмын, - диде Руслан. - Мин аннан көчлерәк икәнлегемне белә идем, хәзер исә моны исбатладым”.
Терновой, хата җибәрмәс өчен, программага барлык иң яхшы сикерешләрен дә куймаска карар кылганлыгын әйтте. “Программа хәтта мин хәзер сикерә алганга караганда җиңелрәк тә иде. Әмма аны, судьялардан югары балл алыр өчен, чиста итеп сикерергә кирәк иде, - диде Россия спортчысы. “Мин рискка бармаска тырыштым һәм бик дөрес эшләдем - хәзер үземнең якыннарым һәм туганнарым белән җиңүне бәйрәм итә алам”.
“Барысы да мине котлыйлар, ә мин аларны котлыйм. Казаннан соң шундук Киевка, туганнарым янына китәргә, яңа җиңүләр өчен көч тупларга телим”, - диде Руслан. - Тренерлар җибәрерләр дип өметләнәм”.
Кытай спортчысы Ян Лин, үз чиратында, Казанда узган дөнья беренчелегендә медальләрнең тулы комплектын җыйды: аның исәбендә каланчадан сикерү ярышында алган “алтын” да, 3 метрлы трамплиннан сикерештә алган “көмеш” тә, команда ярышларында алган “бронза” да бар.
“Икенче урын - начар нәтиҗә түгел, әмма мин “алтын”га өметләнгән идем. Җиңәсем килгән иде, - диде чыгышыннан соң Ян Лин. - Руслан мине биредә узып китте, ә мин аны каланчадан сикергәндә уздым. Инде киләсе ярышларны көтәм, анда кабаттан көч сынашачакбыз. Хәзергә исәп тигез”. Кытай спортчысы бассейннан чыкканнан соң Руслан белән дуслар булып калуларын, аралашып яшәүләрен һәм ярышларда бер-берсе өчен җан атып торуларын әйтте.
“Казаннан алып китәчәк төп сувенирларым, әлбәттә инде, дуслык һәм җиңүләрдән алган шатлык хисләре. Минем исәптә 3 медаль - алтын, көмеш һәм бронза, - диде Ян Лин. - Мин инде чыгышлар программамны тәмамлыйм, ял итәргә бераз вакыт кала. Шәһәрне карап йөрергә уйлыйм”.
Украиналы Никита Кривопишин ярышлардан соң уңышына авырлык белән генә ышанды. “Моңа кадәр медаль алганым юк иде әле, шуңа да дөнья беренчелеге медалисты булуыма ышана алмыйм, - диде ул бүләкләү тантанасы алдыннан. - Барысы да матур төштәге кебек. Бу минем өчен дә, илем өчен дә зур уңыш. Үземнән тулысынча канәгатьмен дип әйтә алмыйм, берничә сикереш мин теләгәнчә килеп чыкмады. Бу ярышларның дәрәҗәсе шулкадәр зур ки, медаль алуга кечкенә генә хата да комачаулый ала”.
Никита инде гаиләсе белән шалтыратып сөйләшергә өлгерүен дә әйтте. “Алар бик бәхетле, минем өчен җан атып тордылар, ярышлар трансляциясен карап бардылар, миңа ышандылар һәм мин аларның ышанычын акладым, - диде спортчы. - Биредә мин шулай ук аларның һәм җыелма команда буенча дусларымның рухи ярдәмен тоеп тордым”.
Россиянең финал ярышларында катнашкан тагын бер вәкиле Григорий Иванов алтынчы нәтиҗәне күрсәтте - 413, 60 балл.