Немец кызы Элена Вассен Казанда яшүсмерләр арасында уза торган дөнья беренчелегендә каланчадан сикерү ярышында “алтын” алды. Бүген, турнирның алтынчы көнендә ул “А” төркемендә иң яхшысы булып танылды. Германия спортчысы тарафыннан башкарылган сикерешләрне судьялар 430,70 балл белән бәяләделәр.
“Минем өчен биредә җиңү һәм киләсе сезон алдыннан позитив җыеп калу бик мөһим, - диде чемпионка. - Мин юниорлар ярышлары белән саубуллашам һәм матур итеп китәсем килә”.
Элена сүзләренә караганда, Казанда инде ул өченче тапкыр - моңа кадәр ул бирегә дөнья сериясе этабында һәм Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен килгән булган. Җәй көне немец кызы Рио-де-Жанейрода узган Олимпиадада чыгыш ясаган. “Бу тәҗрибә миңа бик нык булышты, - ди спортчы кыз. - Әмма юниорлар стартлары бирә торган эмоцияләрне бүтән беркайда да, бернинди ярышларда да алып булмый”.
Пьедесталның икенче баскычына британияле Лоис Тулсон күтәрелде, ул 430,40 балл җыйды. Бронза медальне исә канадалы Оливия Чаманди (429,80 балл) алды.
Җиңүчедән бары тик 0,30 баллга гына калышкан британияле Лоис Тулсон үзеннән канәгать булуын яшермәде. “Олимпиададан соң юниорлар ярышларына кайту бик кызыклы булды, - дип белдерде беренчелекнең көмеш призеры. - Риода гаҗәеп атмосфера иде, без Тоня белән (Кауч - синхрон сикерүләрдә Лоисның партнеры) пьедесталга бик якын идек, әмма биредә, Казанда чыгыш ясау да бик күңелле. Рио белән Казан арасында аерма бик зур - мин биредә барысын да диярлек беләм, без инде бер-беребез белән беренче ел гына ярышмыйбыз. Әмма бу безгә яхшы дуслар булып калырга комачауламый”.
Бронза медаль иясе Оливия Чаманди, финал алдыннан “алтын”га өметләнгән булганлыктан, нәтиҗәсеннән бик канәгать булмаган. “Мин медальгә таба бардым һәм максатыма ирешкәнемә шатмын. Дөнья беренчелегендә ике медаль алу - бик яхшы инде ул. Мин җыелдым һәм үземне күрсәттем, әмма камиллеккә чикләр юк, алга барудан туктарга ярамый, - диде турнирда үзенең чыгышы турында Канада кызы. - Мин “алтын”га бик якын идем. Алга таба пьедесталның югары баскычына да менеп җитәрмен дип ышанам, минем максатым шул”.
Россиянең ике суга сикерүче кызы Валерия Белова һәм Анна Чуйнышена финалга чыктылар, әмма бары тик 11 нче һәм 12 нче урыннарны гына алдылар. Валерия 380,65 балл, Анна - 362,45 балл алды.