Казанда яшүсмерләр арасында суга сикерү буенда дөнья беренчелеге тәмамланды

2016 елның 4 декабре, якшәмбе

Бүген Казанның Су спорт төрләре сараенда яшүсмерләр арасында суга сикерү буенда дөнья беренчелеге тәмамланды. Турнир медальләре саны буенча беренче урында Кытай спортчылары. Ярышлар барган атна дәвамында алар барлыгы 7 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль алдылар.

Икенче урында - Россия суга сикерүчеләре, алар исәбендә  өч “алтын”, өч “көмеш” һәм дүрт “бронза. Билгеле булганча, шәхси һәм синхрон сикерүләрдә җиңүчеләр һәм призерлар булып Никита Шлейхер, Руслан Терновой, Екатерина Некрасова, Татьяна Степанова, Дмитрий Белов, Никита Григорович, Никита Николаев һәм Артем Безденежных танылдылар.

Британия җыелма командасы Казаннан ике алтын, бер көмеш һәм ике бронза медаль белән китә.

Турнирда барлыгы 34 илдән 200 спортчы катнашты. Ике яшь төркемендә ярышкан юниорларның чыгышларын 30 халыкара судья бәяләде. Ярышларда барлыгы медальләрнең 15 комплекты уйнатылды.

Юниорлар арасында суга сикерү буенча иң беренче дөнья беренчелеге 1977 елда оештырылган булган. Турнир һәр ике ел саен уздырыла һәм яшь спортчыларның потенциалын ачарга, спортның әлеге төрендә яшь талантларны ачыкларга мөкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International