Анна Чуйнышена - 10 метрлы каланчадан сикерү ярышында Россия чемпионкасы булды

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Суга сикерү буенча Россия чемпионатының икенче ярышлар көне 2 дисциплинада ярышны үз эченә алды. Трамплиннан сикерүче ир-атлар артыннан ук Казанның Су спорт төрләре сарае аренасына 10 метрлы каланчадан сикерү ярышында иң яхшыларны ачыклау өчен кызлар чыкты. Ярышта Санкт-Петербургтан Анна Чуйнышена (326, 05) җиңүче булды, Пензадан Ирина Асташкина (294, 60) икенче. Призлы өчлекне Мәскәү кызы Юлия Тимошинина (282, 80) япты.

Ярышларның беренчел стадиясеннән соң Рои-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында һәм дөнья чемпионатында катнашкан Юлия Тимошинина лидерлыкка чыккан иде, ярымфиналдан соң да спортчылар рейтингы башында торды ул. Әмма хәлиткеч финал раунды киресенчә килеп чыкты. Спортчы моны үзе дә таный:

“Финалда җыела алмадым, әйтерсең лә бүген кире ягымнан торганмын, балалар гына җибәрә торган хаталар да җибәрдем. Хәзер бу уңышсызлыкны онытып, алга таба барырга кирәк, биредә әле минем тагын берничә стартым бар, үземне күрсәтергә һәм алга таба дөнья чемпионатына әзерләнергә тырышачакмын. Тормыш дәвам итә, трагедия юк, бары тик дөрес нәтиҗәләр чыгарып, үз өстеңдә эшләргә генә кирәк”.

Ярышларның көмеш медале иясе Ирина Асташкина үз уңышына бик шатланган һәм бүләкләү тантанасыннан соң хис-тойгыларын тыеп тора алмады:

“Хисләремне әйтеп аңлатып булмый, мин бик бәхетле. Россия чемпионатының дан пьедесталына менү - бу бик дәрәҗәле, бүген мин үз-үземнән чынлап та канәгать, ниһаять тренерлар миннән көткәннең барысын да күрсәтә алдым. Минем өчен бу зур уңыш, әмма хисләргә бирелеп озак йөрергә ярамый”.

“Казанда мин 5 ай элек булган идем, әмма шушы вакыт эчендә күпкә үзгәрүемне, олыгаеп китүемне, тәҗрибәлерәк һәм үзенә ышанганрак спортчыга әверелүемне сизәм. Хәзер мин зур җиңүләрнең нәрсә икәнен һәм аларга таба ничек итеп дөрес барырга кирәклеген беләм. Ә Казан үзе үзгәрми - ничек матур булган булса, шулай кала бирә, алга таба да шулай булыр дип ышанам”, - диде спортчы кыз.

Җиңүче кыз “алтын”га, бу аның ил чемпионатларында беренче җиңүе булса да, бик тыныч карый.

“Сүз дә юк, мин бик шат. Бу инде ил чемпионатларында минем бишенче медалем, әмма алтын буларак беренчесе. Икенче булганым, команда ярышларында, сирхрон сикерүләрдә медальләр алганым бар, әмма шәхси сикерүләрдә алтын медаль алганым юк иде”, - ди ул.

“Уңышның нинди дә булса бер сере бардыр дип уйламыйм. Казан бассейнын яхшы беләм, биредә беренче генә чыгыш ясавым түгел, сикерешләр программасын елдан артык әзерләдем. Бары тик җыелып, максимумымны күрсәттем, хаталарны күп ясамадым. Хәзер бераз ял итеп алырга мөмкинлек бар, ил чемпионаты алтынына бару юлы күп сәгатьләргә сузылган өйрәнүләрдән, авыр хезмәттән түшәлгән бит. Казанда әле бер метрлы трамплиннан сикерәсем, синхрон сикерүләрдә һәм команда ярышларында катнашасым бар, әмма анда инде җаваплылык минем өстә генә булмаячак”, - ди “Невская Волна” спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Чуйнышена.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International