Узган шимбә-ял көннәрендә “Студенческое самоуправление СПО 2.0” сменасында булучылар 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” дөнья стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатын интерактив тәкъдим итү чарасында катнаштылар.
Егет-кызлар дөньякүләм ярышларны оештыру эшенә шәхсән катнашу һәм халыкара проект “кухнясы” белән эчтән танышу - WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары командасы составына керү мөмкинлеге турында белделәр.
Дөнья чемпионатын һәм аның волонтерлык программасын презентацияләү җанлы диалог режимында узды. Очрашуда катнашучылардан волонтерлык программасы буенча бик күп сораулар килде, алар сайлап алу критерийларыннан һәм һәр позиция буенча бурычлардан алып волонтерлар тарафыннан күрсәтелә торган сервислар үзенчәлекләренә һәм хәрәкәтне үзләренең уку йортларында җәелдерү перспективалары һәм мөмкинлекләренә кадәр булган сорауларны колачлыйлар иде.
Дискуссия дөнья чемпионатында ирекле ярдәмче буларак катнашуга заявканы ничек бирергә дигән сорау белән төгәлләнде. “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО Волонтерлар белән эшләү департаментында белдерүләренчә, волонтерлыкка кандидатлар заявкаларны 2017 елның сентябреннән калдыра башлый алачаклар. Бу инде бөтен дөньядан булган волонтерларга http://volunteers.dspkazan.com сайтында онлайн-анкета тутыру һәм WorldSkills Kazan 2019 волонтерлары командасының бер өлеше булу мөмкинлеге ачыла дигән сүз.
Инде билгеле булганча, 2017 елдагы Студентлар белем бирү форумы (СБФ) – аралашу һәм идеяләр алмашу өчен ачык мәйдан, анда катнашучылар белем бирү программасын үзләренә кызыклы булган юнәлешләр буенча узалар, профессионаллардан һәм үз эшләре буенча лидерлардан заманча гамәли белемнәрне алалар, командалар һәм проектлар белән идарә итәргә өйрәнәләр, спорт һәм мәдәни-массакүләм чараларда катнашалар.
Быел Форумда Татарстан Республикасының барлык шәһәрләре һәм районнарындагы югары һәм урта белем бирүче уку йортларыннан 1000гә якын студентлар һәм абитуриентлар катнашты.