Аның инициаторлары Республика наркотикларга каршы комиссиясе һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе.
Түбән Камада «Шинник» спорт комплексы базасында спорт мастеры Роберт Әнвәр улы Шәйхетдинов истәлегенә дзюдо буенча традицион турнир узды. Ярышларда төрле төбәкләрдән 120 дән артык яшь спортчы катнашты.
Мәскәүдә 24-25 ноябрьдә «Динамо» спорт академиясендә спорт гимнастикасы буенча Михаил Воронин Кубогына 30 нчы халыкара турнир узды. Ярышларда сигез илдән 100 дән артык спортчы катнашты.
Милиция генерал-лейтенанты С.З. Япеев истәлегенә багышланган хокук саклау органнары ветераннары арасында ТР буенча Эчке эшләр министры Кубогына волейбол буенча XX Бөтенроссия турнирының өченче уен көне тәмамланды.
Россиядә «продуктлы программалаштыру» дисциплинасында спорт программалаштыруы буенча берләштерелгән Чемпионат һәм ил беренчелеге тәмамланды. 21-23 ноябрьдә узган өч көнлек марафон өлкәннәр арасында да, талантлы яшьләр арасында да иң яхшыларны билгеләде. Ярышларда илебезнең 14 төбәгеннән 105 программист катнашты.
Ике тапкыр Россия чемпионы Савелий Коростелев кировскида чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының ФосАгро I этабында ирекле стиль белән узышта җиңү яулады. Ул 15 чакрым араны 35 минут 10,9 секундта үтте. Дистанциядә бронза медальгә Сергей Ардашев лаек булды.
Татарстан студентлары 21-23 ноябрь көннәрендә Циндао шәһәрендә (Кытай) узган Робот техникасы, программалаштыру, ясалма интеллект һәм дроннар ярышында призлы урыннар яуладылар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Лидия Горбунова Кировскидагы чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының ФосАгро беренче этабында ирекле стиль белән 10 чакрымга шәхси узышта өченче урынны алды. Спортчы 26 минут 52,5 секунд нәтиҗә күрсәтте.
Казанның Үзәк стадионы манежында 25 ноябрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 2×2 форматында футбол турниры узды. Чара «ОВЗ Спорт»проекты елына багышланган иде.
Тхэквондо буенча Европа чемпионатының Олимпия үлчәү категорияләрендә көмеш медален Идел буе спорт һәм туризм университеты студенты Илья Данилов яулады.