Чара программасына ГТО комплексы турында таныштыручы лекцияләр, әңгәмәләр, флешмоб һәм аннан соң балалар үзләрен максималь дәрәҗәдә күрсәткән зур квестка күчү керде.
Санкт-Петербургта гире спорты буенча Россия беренчелеге старт алды. Ярышларда илнең 42 төбәгеннән 460 яшь спортчы катнаша.
Сочида Россия укучыларының XII кышкы спартакиадасын ачу тантанасы узды. Чарада Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, Россия Олимпия комитеты президенты Станислав Поздняков һәм башкалар катнашты.
3 февральдән 4 февральгә кадәр Самарада киокусинкай буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда илнең 24 төбәгеннән 622 спортчы катнашты.
Бүген, 7 февральдә, Казанда Су полосы буенча Россия чемпионаты кысаларында «КОС-Синтез-УОР» һәм СШОР командалары арасында матч узды. «КОС-Синтез-УОР» 20-6 исәбе белән ышанычлы җиңү яулый.
10-11 февральдә «УРАМ» экстрим-паркы брейкинг буенча Идел буе федераль округы чемпионатын һәм беренчелеген кабул итәчәк. Ярышларда үз төбәкләрендә сайлап алу үткән 400дән артык иң көчле спортчы катнашачак.
17-19 февральдә Казан олимпиада резервы училищесының «Олимпиец» спорт комплексы СССРның халыкара класслы спорт мастерлары Наил Измайлов, Герман Новиков, Илдус Мөхәрләмов истәлегенә багышланган 16 яшькә кадәрге егетләр арасында грек-рим көрәше буенча бөтенроссия ярышларын каршы алачак.
4 февральдә Иж-бобьяда Буби абыйлары мәктәбе директоры Рөстәм Җиһангараев истәлегенә шахмат буенча ярышлар узды.
4 февральдә Киров өлкәсенең Вятские Поляны шәһәрендә 2013-2014 елларда туган егетләр арасында футбол буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы вәкилләре көмеш призерлар булдылар.
Россия хоккее легендалары Казанның балалар спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән диджитал форматында матч үткәрәчәк.