ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

3 февральдән 4 февральгә кадәр Зеленодольск районының «Осиново» спорт комплексында Россия Герое Игошин Роман истәлегенә багышланган Армия кул сугышы буенча ТР беренчелеге узды. Анда республика районнарыннан 132 спортчы катнашты.

3 февральдә Казанның «Батыр» дзюдо үзәгендә 23 яшькә кадәрге юниорлар арасында дзюдо буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда республиканың әйдәп баручы мәктәпләре һәм дзюдо клублары вәкилләре 90 спортчы катнашты.


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген, 5 февральдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Россия чаңгы юлы»Бөтенроссия массакүләм ярышын уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды.

Казанда 24, 25 һәм 26 февральдә «роботлар сугышы»чемпионатының Суперфиналы узачак. Барлыгы 16 команда булачак.

4 февральдә Казан Теннис академиясе кортларында «Tatrstan Winter Cup»турниры тәмамланды.

Мирныйда чаңгы-биатлон комплексында Триатлон буенча Россия чемпионаты тәмамланды.

Шимбә көнне, 3 февральдә, «Рус кышы» Бөтенроссия җиңел атлетика турниры кысаларында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 60 метрлы дистанциядә финал йөгерешләре узды. Татарстан Республикасы вәкиле Семен Манаков 7,84 секунд нәтиҗә күрсәтеп җиңүче булды.

Санкт-Петербургта 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында фехтование буенча «Дебют» ярышлары тәмамланды.

Казанның «КОС-Синтез» командасы, Әстерханның «Динамо-Сшор» командасын 10:6 һәм 13:7 исәбе белән җиңгәннән соң, Су полосы буенча Россия чемпионаты турнир таблицасының башына җитте.

Су полосы буенча Россия чемпионатының 14нче туры кысаларында «КОС-Синтез-УОР» сезонда унынчы җиңү яулый. Мәскәүдә узган уенда Казан командасы икенче тапкыр рәттән Сшор Восток-2 МКНЫ җиңде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International