ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2023 ел
шимбә

Командалар чыгышларын 2 һәм 3 урыннарда тәмамлыйлар.

Казанның Урам экстрим-паркында  МАТЧ!.


14
июль, 2023 ел
җомга

Россия спорт министры Олег Матыцин Казанга эш сәфәре кысаларында килде. Ул Брикс уеннарын оештыру турында сөйләде.

РФ спорт министры матчтан соң алган тәэсирләре һәм Россия Суперкубогыннан көткәннәре белән уртаклашты.

Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлеева һәм Россия спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Геразиевич Мамиашвили 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың 10 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Спорт музеенда булдылар.

Ул вакытта яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгын җитәкләгән Идел буе университеты ректоры Рафис Борһанов Универсиада турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

14 июльдә Россия Спорт министры Олег Матыцин Татарстан Республикасының спорт тармагы хезмәткәрләренә спорт үсешенә зур өлеш керткәннәре, шулай ук физик культура һәм спорт өлкәсендәге хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырды.

Иранга каршы иптәшләрчә матч алдыннан Россия җыелма командасы футболчысы Зарина Шәрипова туган шәһәренә кайту шатлыгы, беренче зур интервью, балачак хатирәләре, Казанның яраткан урыннары һәм татар ашлары турында сөйләде.

13 июльдә Мәскәүдә үткән бильярд буенча Чемпионнар кубогында Татарстан Республикасы вәкиле Диана Миронова - абсолют дөнья чемпионы һәм бильярд буенча 30 тапкыр Россия чемпионы җиңүче булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International