Казандагы фан-фэстта «Волга-Волга» ВИАсы Россия җыелмасын хуплап җырлаячак

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

25 июньдә Самарада Россия җыелма командасының Россиядә үткәрелүче FIFA 2018 футбол буенча Дөнья чемпионаты™ кысаларында чираттагы матчы узачак. Турнир хуҗалары өченче турнирда Уругвай уенчыларына каршы чыгачак. Моңарчы Россия футболчылары Согуд Гарәбстаны (5:0) һәм Мисыр (3:1) командаларын җиңгән һәм плей-оффка вакытыннан алда керү мөмкинлегенә ия булган иде.

Россия белән Уругвай футболчыларының уены 17:00 сәгатьтә башланачак. Матчның трансляциясен Казандагы FIFA җанатарлары фестивалендә карап булачак. Бүген 15:00 сәгатьтә ачылачак Фан-Фэст мәйданчыгында уен башланыр алдыннан Казанның легендар төркеме – «Волга-Волга» ВИАсы чыгыш ясаячак. Алар, җанатарларны уңай кичерешләр белән баетып, Россия футболчыларын хуплап торачак. Россия җыелмасының узган уены вакытында Фан-Фэстка җанатарлар башка көннәрдәгедән дә күбрәк җыелган иде. 25 меңлек мәйданчык шыгрым тулы иде.

Матчтан соң Фан-Фэстның концерт программасын «Шарм» сәнгать үзәге, Игорь Крутойның популяр музыка академиясе (Идел буе), Анастасия Фаттахованың «F-TEAM» бию академиясе, «Дорога из города» бию театры, «Изумрудный город» бию театры дәвам иттерәчәк. Кичкә DJ OZZның чыгышы планлаштырылган.

Чемпионатта бүген барлыгы 4 матч үткәреләчәк. Согуд Гарәбстаны Мисыр белән, Иран – Португалия, Испания Марокко белән көч сынашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International