Йөзү буенча FINA дөнья Кубогы этабы ярышларында Морозовның тагын бер рекорды

2018 елның 8 сентябре, шимбә

Йөзү буенча Казанда уза торган FINA дөнья кубогы этабы ярышларының икенче көне кызыклы ярышларга, матур җиңүләргә бай булды.

Көн геройларының берсе – Россия йөзүчесе Владимир Морозов. Ул шәхси дисциплиналарда ике алтын алган һәм 50 метрга йөзүдә Дөнья кубогының яңа рекордын куйган спортчы. Спортчы үзе турнир алдыннан яхшы итеп ял иткәнлеген әйтә, бәлки җиңүләргә шул да ярдәм иткәндер.

“Барысы да яхшы. Ике йөзештә бик авыр булды, минем көндәшләрем дөнья чемпионы һәм Олимпия чемпионы иделәр. Әмма соңгы омтылышта барысы да уңай килеп чыкты. Физик яктан үземне яхшы хис итәм. Ялдан соң ук нәтиҗәләремнең яхшы булуы гаҗәп. Күбрәк ял итәргә кирәк икән”, – ди Морозов.

Ир-атлар, ирекле стиль белән 100 метр

1. Владимир Морозов, Россия – 48.26

2. Блэйк Пьерони, АКШ – 48.30

3. Питер Тиммерс, Бельгия – 49.22

Ир-атлар, аркада 50 метр

1. Владимир Морозов, Россия – 24.43

2. Майкл Эндрю, АКШ – 24.49

3. Митчелл Ларкин, 25.35

КАРдан булган Олимпия чемпионы Чэд ле Кло иртәнге йөзүдә алтынчы нәтиҗәне генә күрсәтте. Ул көндәшләренең югары әзерлектә булуларын билгеләп узды, әмма финалда аларга шанслар калдырмады. Көмеш медаль исә россияле Даниил Пахомовта.

Ир-атлар, баттерфляй белән 200 метр

1. Чэд ле Кло, КАР – 1:56.58

2. Даниил Пахомов, Россия – 1:56.90

3. Давид Веррасто, Венгрия – 1:59.03

Ярослав Потапов Казанда икенче алтынына ия булды. Чемпион сүзләренчә, 400 метрга йөзүдә алтын алган кичәге көн белән чагыштырганда ул үзен яхшырак хис иткән.

“Бүген кичәгегә караганда җиңелрәк булды. Үземне бөтенләй башкача хис итәм. Вакыт күрсәткече артык яхшы түгел, әмма мин канәгать. Авыр йөздем”, – диде Потапов.

Ир-атлар, ирекле стиль белән 1500 метр

1. Ярослав Потапов, Россия – 15:27.92

2. Илья Дружинин, Россия – 15:34.53

3. Даниэль Дудаш, Венгрия – 15:36.57

Брасс белән 50 метрга йөзү ярышында бразилияле Фелипе Лима җиңеп чыкты, ул россияле Кирилл Пригоданы һәм башка көндәшләрен узып китте. Пригода сүзләренчә, Казанда уза торган ярышларның соңгы көнендә ул алтын медаль өчен тырышып караячак.

Ир-атлар, брасс белән 50 метр

1. Фелипе Лима, Бразилия – 26.90

2. Кирилл Пригода, Россия – 27.24

3. Майкл Эндрю, АКШ – 27.30

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International