Татарстан шашкачысы Россия кубогы ярышларында уңышка иреште

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Краснодар өлкәсенең Лоо төбәгендә ир-атлар арасында шашка буенча Россия кубогы ярышлары төгәлләнде.

Турнирның бронза медале иясе булып Татарстан шашкачысы Денис Шогин танылды. Ул – Р.Нәҗметдинов исемендәге шахмат мәктәбе шәкерте. Кубок өчен турнирда илнең төрле төбәгеннән 34 спортчы җыелган. Денис җиңелүләрсез уйнап, 8 мөмкинлектән 5 очко җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International