Татарстан йөзүчесе дөнья чемпионатында Россия җыелмасы составында көмеш медаль яулады

2017 елның 28 июле, җомга

Будапештта уза торган Су спорты буенча дөнья чемпионатында йөзү ярышларында Россиянең ир-атлар җыелма командасы 4х200 метр арага ирекле ысул белән йөзү эстафетасында көмеш медаль яулады.

Команда составында Михаил Довгалюк, Михаил Вековищев, Данила Изотов һәм Татарстан йөзүчесе Александр Красных та бар иде. 22 яшьлек Бөгелмә йөзүчесе Александр Красных чемпионатта 200 метр арага йөзүдә бронза медаль яулаган иде инде. Бүгенге эстафетада ул соңгы этапта йөзде.

Эстафетаның җиңүчеләре булып Бөекбритания командасы танылды. Бронза медальне Америка йөзүчеләре яулады.

Йөзү. Ир-атлар. Эстафета. Ирекле стиль. 4x200 метр. Финал.

1. Бөекбритания 7.01,10.

2. Россия (Михаил Довгалюк, Михаил Вековищев, Данила Изотов, Александр Красных) 7.02,68.

3. АКШ 7.03,18.

Будапештта чемпионат 30 июльдә тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International