1 нче сентябрьдә – Бөтенроссия белем көнендә Футбол буенча 2018 елдагы дөнья чемпионатын оештырачак барлык 11 шәһәрдә Футбол дәресләре уза. Әлеге дәресләр FIFA белән берлектә “Россия-2018” Оештыру комитеты” тарафыннан әзерләнгән.Укучылар FIFA турнирлары тарихы, илнең планетаның иң зур футбол турнирына әзерлек нечкәлекләре белән танышалар. Күренекле спортчылар һәм футболчылар, Футбол буенча 2018 елдагы дөнья чемпионаты Илчеләре иптәшләрчә матчларда һәм мастер-классларда катнашалар. Футбол дәресләре футболны һәм Россия яшьләре арасында сәламәт һәм актив тормыш рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән, шулай ук Футбол буенча 2018 елдагы дөнья чемпионаты турында киң җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирүне күздә тота.
Казанда Футбол дәресе Үзәк стадион манежында узды. Анда бу юлы “Савиново” БЯСМ укучылары – барлыгы 70 кеше катнашты. Оештыру комитеты волонтерлары һәм шәһәрнең ирекле ярдәмчеләре аларга бик кызыклы һәм матур презентация тәкъдим иттеләр. Дәрескә кунак итеп Футбол буенча 2018 елдагы FIFA дөнья чемпионаты Илчесе , танылган спортчы, Олимпия уеннарының көмеш призеры Ирек Зиннуров чакырылган иде.
“Минем өчен Илче ролендәге төп максат – спортны һәм сәламәт тормыш рәвешен популярлаштыру. Чемпионатка әзерлек һәм бу елда узган FIFA Конфедерацияләр Кубогы футбол белән, гомумән алганда спорт белән шөгыльләнергә теләүче егет-кызларга зур йогынты ясар дип уйлыйм. Тагын шунысы да бар, мондый очрашулардан соң һәрвакыт спорт чараларында волонтер буларак катнашырга теләүчеләр арта, алардан бик күп шалтыратулар алабыз”, - дип сөйләде Ирек Зиннуров.
“Футбол дәресе”– “Россия-2018” Оештыру комитеты” проекты һәм ул проект Футбол буенча 2018 елдагы FIFA дөнья чемпионатының волонтерлык үзәкләре катнашында гамәлгә ашырыла. Дәресләр 2015 елның декабреннән – футбол сөючеләрне турнирга булган кызыксыну һәм уенның төп социаль кыйммәтләре: үзара хөрмәт, сәламәт яшәү рәвеше һәм гадел уен принциплары тирәсендә берләштерә торган “Поколение-2018” программасы кысаларында башланып киттеләр.