Казанда ушу буенча дөнья чемпионаты дәвам итә

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

Казанда ушу буенча дөнья чемпионаты дәвам итә

Таолу

Ир-егетләр, цзяньшу

Инде билгеле булганча, таолуның бу төрендә кыска саплы кылыч кулланыла. Спортчының максаты – ашыгыч булмаган һәм кискен алымнар арасында идеаль баланска ирешү, шуңа күрә хәрәкәт тизлеге даими рәвештә үзгәреп тора. Бу стильне Феникс очышы белән чагыштыралар.

Бу төр Малайзия җыелма командасына берьюлы ике медаль китерде. Узган дөнья чемпионатының көмеш медале иясе Вен Сон Вонг бу юлы барысыннан да уздырды һәм алтын медаль алды, аның ватандашы Вай Кин Йеп бронза медальгә ия булды.

1. Вен Сон Вонг, Малайзия

2. Ха Сун Ли, Корея

3. ВайКинЙеп, Малайзия

Ир-егетләр, нань-цюань

Төп акцент кул белән кисәк һәм көчле ясалган бәрүләргә ясала. Бу бәрүләр ниндидер кычкырып кую авазы белән озатып барыла. Нань-Цюань күнекмәләре аякта нык басып торырга өйрәтүгә нигезләнә, шуңа күрә аларга акробатик элементлар хас түгел. Бу сугышчан стиль физик куәтне һәм рух көчен күрсәтә. Биредә Кытай спортчысы Ян Мин Лига тиңнәр табылмады, ул командасына чираттагы медальне китерде. Ярышларда озак вакытлар 2015 елда дөнья чемпионы булган спортчы - Макаодан Чио Уай Кеонг лидерлык иткән иде, әмма Кытай спортчысы соңрак чыгыш ясады һәм аның чыгышыннан соң күп нәрсәләр башкача кабул ителә башлады.

1. Ян Мин Ли, Кытай

2. Чио Уай Кеонг, Макао

3. Куок Кан Пам, Вьетнам

Кызлар, наньгун

Наньгун – колга белән идарә итү техникасын белдерә торган термин. Бу төр алымнарның байлыгы һәм төрлелеге һәм хәрәкәтләрнең яшен тизлегендәй булуы белән аерылып тора. Ул хәрби колга белән идарә итүнең көньяк-кытай сәнгате фәлсәфәсенә нигезләнә. Сугышчылар колганы ике куллап тоталар, һөҗүм итү һәм чигенүнең, шулай ук хәлиткеч һөҗүмнәрнең бик чиста алымнарын күрсәтәләр. Иң беренче чыгыш ясаучы Цзян Син Хе бәяләү планкасын шулкадәр югары күтәрде ки, көндәшләрнең берсе дә аны куып җитә алмады. Россия спортчысы Татьяна Ившина травма аркасында ярышка катнашмады.

1. Цзян СинХе, Гонконг

2. ДжувитаНицаУасни, Индонезия

3. Чон Мин тан, Малайзия

Кызлар, тайцзицюань

Сугышчан сәнгатьнең бу төре ушуның барлык төрләре арасында да иң киң таралганы һәм популяры булып тора. Ни өчен дигәндә, ул сәламәтлеккә һәм гомер озынлыгына уңай йогынты ясый. Аның визит карточкасы – даими рәвештә көчле һәм энергияле хәрәкәтләр белән өзелә торган акрын ритм. Алтын медальгә Индонезия спортчы кызы Линдсвелл Линдсвелл ия булды, бу инде аның дөнья чемпионатларында алган бишенче алтын медале. Бу төрдә исә бу өченче алтын медаль.

1. ЛиндсвеллЛиндсвелл, Индонезия

2. Хан-Ли ТраТхи, Вьетнам

3. Шито Саито, Япония

“Бу дөнья чемпионатында алтын медаль алуым белән шулчаклы бәхетле мин. Минем травмаларым да булды, карьерамда пауза да алдым, әмма барыбер җиңүгә ирештем. Бу минем соңгы дөнья чемпионатым. Карьерамны шулай уңышлы тәмамлавыма шатмын”, - диде спортчы кыз.

Спортчыларның саньда төрендәге чыгышлары нәтиҗәләрен биредә карарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International