Фестивальнең икенче көне йомгаклары

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Сочиның Олимпия паркының Үзәк аллесында 16 нчы октябрьдә XIX Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фетивале кысаларында ГТО мәйданы үз эшен уңышлы гына алып барды. Традиция буенча көн ГТО Илчесе, Халыкара класслы спорт мастеры Богдан Пищальников уздырган кызу зарядкадан башланды. Россиянең Һава-көч атлетикасы федерациясе вәкилләре чыгышы исә ГТО интерактив зонасы кунаклары өчен аеруча кызыклы булгандыр.

ГТО мәйданында комплекс нормативларын үтәүдә фестивальнең икенче көне нәтиҗәләре буенча 1132 кеше катнашты.

VI яшь баскычында кызлар арасында Азмедова Мария иң яхшысы булып танылды, ул ГТО сынауларын гомуми 266 баллга узды. Жукова-Сушко Татьяна исә VII баскычта иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте - 233 балл.

VI баскычта ир-атлар арасында 314 балл җыйган Мадашев Магомед аерылып тора. VII баскычта иң яхшысы исә Савельев Дмитрий булды, ул 326 балл җыйды. 

ГТО нормативларын үтәүдә үз көчләрен сынап караган катнашучылар саны буенча илләр рейтингы:

·      Россия

·      Казахстан

·      Һиндстан

·      Эстония

·      Белоруссия

·      Әрмәнстан

·      Үзбәкстан

·      Молдова

·      Кыргызстан

·      Кытай

ГТО сынауларын тест рәвешендә үтәп карауда барлыгы 53 ил вәкилләре катнашты.​ 

Иң өлкән яшьтәге катнашучылар - Колчак Василий һәм Виктор Шутов – аларга  75 яшь.

“Мин 1985 елда Яшьләр һәм студентлар бөтендөнья фестивалендә катнашкан кеше. Россиянең кабаттан бу Фестивальне кабул итәчәге турында ишеткәч, анда һичшиксез эләгергә тиешмен дип санадым һәм көмеш волонтер исәбендә бирегә эләктем дә. Сезнең мәйданга килгәндә, йөз процентка әйтә алам – мин әзер. Физкультура белән системалы рәвештә шөгыльләнергә генә кирәк – зарядка, тәнне язу күнекмәләре һәм башка актив төрләр. Шул гына”, - диде Виктор Шутов.

Сынауларда катнашучы иң өлкән яшьтәге чит ил гражданы булып Колумбия кешесе  Ремберто Фернандез Солгадо танылды - аңа 56 яшь.

Көн рекордчылары булдылар:

·      Урыннан озынлыкка сикерү - Анастасия Саломатина, 265 см

·      Асылынып торган килеш биек аркылы таякта тартылу - Алекс Рвачев, 29 тапкыр

·      Идәндә яткан килеш гәүдәне күтәрү - Анастасия Ковалёва, 69 тапкыр

·      Идәнгә йөзтүбән яткан килеш гәүдәне күтәреп, кулларны бөгү-турайту -Денис Козлов, 103 тапкыр

·      Гер күтәрү  - Михаил Дегтярев, 114 тапкыр

·      Алга таба иелү - Михаил Никифоров, скамья дәрәҗәсеннән 22 см аскарак.

·      Асылынып торган килеш тәбәнәк аркылы таякта тартылу - Мария Попова, 178 тапкыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International