Кикбоксинг буенча ачык ярышларда Аксубайны 14 кешедән торган команда тәкъдим итте

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Самара өлкәсенең Клявлинск районында кикбоксинг буенча ачык ярышлар узды.

Монда әлеге төбәкнең төрле шәһәрләреннән. районнарыннан һәм Татарстаннан спорт сөючеләр җыелды. Аксубайны 14 кешедән торган команда тәкъдим итте. Безнең спортчылар өчен күрше өлкәгә сәяхәт күп уңышлар алып килде. Тренер Алмаз Мәгыйзовта күнекмәләр алган спортчылар 12 призлы бүләк алдылар.

Үз авырлык категорияләрендә уңышлы чыгыш ясап, Рената Латыйпова, Изольда Кәшәфетдинова, Илдар Мәрдиев, Даниил Петров җиңүчеләр булдылар. Алексей Мошков һәм Илья Мясниковка үз авырлык категорияләрендә җиңүче исемен яулар өчен бик аз гына балл җитмәде, алар икенче урыннарга лаек булдылар. Замир Дәүләтгалиев, Илья Павлов, Иван Камышов, Даниил Прокопьев, Иван Цветков, Дамир Дәүләтгалиев өченче призерлар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International