Казанда кыска суда (25 м) йөзү буенча Россия чемпионаты дәвам итә. Су спорт төрләре сараенда уза торган ярышларның соңгы көне алдыннан зур сюрпризлар булмады, әмма матур йөзүләр һәм яңа рекордлар тамашачыларны шатландырмый калмады.
Ир-атлар, 4 тапкыр 50 метрга эстафета
Ярышлар программасын кроль белән 4 тапкыр 50 метрга эстафета белән ир-атлар ачып җибәрде. Дистанциянең зур өлешендә мәскәүлеләр лидер булса да, беренче Санкт-Петербург командасыннан төп фаворитлар җиңү яуладылар.
1. Калуга өлкәсе (Сергей Фесиков, Михаил Вековищев, Георг Гутманн, Андрей Арбузов) – 1:26.33.
2. Мәскәү - 1 (Андрей Жилкин, Артём Лобузов, Михаил Довгалюк, Даниил Пасынков) – 1:27.95.
3. Санкт-Петербург - 2 (Роман Шевляков, Александр Прибыток, Вячеслав Прудников, Андрей Савин) – 1:28.61.
“Эстафета шәхси дистанцияләр кебек үк мөһим. Яхшы йөздек дип саныйм, әмма әле алга омтылырга җирлек бар. Копенгагенда нинди составта йөзәсебезне белмим, әмма Россия җыелма конадасы көндәшлеккә каршы тора алырдай булыр дип ышанам”, - диде Сергей Фесиков.
Хатын-кызлар, брасс белән 100 метр
Бу дистанциядә барысы да Россия суперйолдызы Юлия Ефимованы көткәннәр иде дә, әмма ул җилкәсендәге травмасы аркасында авыртуы көчәеп китеп, ярышта катнаша алмады. Аның булмавы көрәшне тагын да кызыклырак кына итте, 5 спортчы 1:06 күрсәткечен узып киттеләр, 2 спортчы кыз Копенгагенга юллама отты.
1. Наталья Иванеева, Волгоград өлкәсе 1:05.10
2. Дарья Чикунова, Санкт-Петербург – 1:05.47
3. Мария Темникова, Санкт-Петербург - 1:05.79
“Ярыш бик яхшы булды, Россиядә хәзер көндәшлек зур, Юлиядән тыш та көчле йөзүчеләр күп. Финал кызыклы, тиз булачак. Минем карашымча, 4 кыз беренче була ала иде, шулай булгач, брасс белән йөзүчеләребез бар. Әйе, ул лидер, әмма бүгенге финал башка спортчылар да барлыгын күрсәтте”, - диде Наталья.
Ефимова һәм Мейлютите белән мөмкин булган көндәшлеккә карата бирелгән сорауга Иванеева кыска, әмма төгәл җавап бирде:
“Яхшыртырга тырышачакбыз. Бөтенләй башка секундлар кирәк. Моның өчен барысын да эшләячәкбез!”.
Ир-атлар, аркада 50 метр
Мәскәүле Климент Колесников юниорлар арасында чираттагы, инде 5 нче дөнья һәм Европа рекордын куйды. Яңа алтын медаль талантлы спортчы өчен Копенгагендагы Европа чемпионатында уңышлы чыгыш ясауга тагын бер өмет.
1. Климент Колесников, Мәскәү - 1 РМЮ 23.28
2. Никита Ульянов, ХМАО – Югра 23.44
3. Андрей Шабасов, Санкт-Петербург - 2 23.95«
“Медальләрне һәм рекордларны үзем дә санамадым. Ышанып булмый! Минем белән Казанда ниндидер могҗиза булды. Әмма көннән көн авыррак була бара, арыта. Үзем катнашкан барлык дистанцияләрне дә яхшы йөздем, Европага үзем дә көтмәгән дистанцияләргә үттем, бу бик шәп! Арымас һәм максимумда эшләр өчен тренерлар штабы белән Копенгагенда программаны ничек әйбәтрәк итеп төзергә икәнлеген уйлыйсы бар. Төп дистанция комплекс белән 200 метр булачак. Бу минем иң яраткан дистанциям, мин анда илнең зурлар рекордын куйдым. Уңышлы чыгыш ясармын дип ышанам”, - диде рекордчы.
“Әти-әни, дуслар, яшь йөзүчеләрнең рухи ярдәме көчле булды. Минем өчен җан аткан һәм хәзер дә борчылып торучыларның, мине котлаучыларның һәм миңа ышанучыларның һәркайсына зур рәхмәт. Мондый командадан башка зур уңышларга ирешеп булмас та иде”, - диде ул.
Шулай ук ярымфиналда ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә Мәскәү йөзүчесе Розалия Насретдинова Россия рекордын куйды. Аның күрсәткече - 23.64.