Kazan Volunteers - россиянең иң яхшы волонтерлар үзәге

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстанның чираттагы җиңүе билгеле булды - Kazan Volunteers хәрәкәте Россиянең иң яхшы төбәк волонтерлык үзәге буларак танылды. Әлеге бүләк Мәскәүдә узган “Россия ирекле ярдәмчесе” бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясау тантанасында бирелде.

Kazan Volunteers волонтерлык хәрәкәте активисты, волонтерларның тим-лидеры Ольга Даниловага әлеге бүләкне Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Владиленович Кириенко тапшырды. Иң яхшы төбәк волонтерлык үзәге статусына өстәмә буларак яңа елда әлеге хәрәкәт проектларын үстерүгә грант та бирелде. Бүләкләү тантанасы бу көннәрдә Мәскәүдә уза торган “Ирекле ярдәмче 2017” бөтенроссия ирекле ярдәмчеләр форумы кысаларында узды.

“Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАОның Волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин: “Бу җиңүгә чын күңелдән шатбыз, Россиянең төрле почмакларыннан һәм бар дөньядан булган волонтерларыбыз, дусларыбыз һәм активистларыбыз да безнең белән бергә шатлана. 2012 елдан алып Казан акрынлап үз илләрен чын күңелдән ярата торган, аңа битараф булмаган, уртак җиңүләр өчен көчләрен, энергияләрен һәм вакытларын кызганмаучы кешеләрне бер урынга туплау үзәгенә әйләнде. Безнең белән бергә кайчандыр волонтерлык мәктәбен узган кешеләрнең күбесе бүген үз төбәкләрендә генә түгел, бөтен илебез, хәтта дөнья күләмендәге зур проектлар белән җитәкчелек итәләр. Бу 2013 елдагы Универсиаданың 19 970 волонтерының, 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты волонтерлары командасында булучыларның һәркайсының уңышы, бу шулай ук, һичшиксез, безнең хәрәкәтнең гамәлдәге активының уңышы. Бу безнең әле волонтерлыкны татып карамаган һәм безнең сафларга кушылырга батырчылык итмәүче егет-кызлар волонтер булуның бик шәп икәнлеген һәм аңа омтылырга кирәклеген тойсыннар өчен киләчәк буыннарга калдырырга тиешле маркабыз”, - дип белдерде.

Инде билгеле булганча, конкурс берничә этапта уздырылды. Беренче этапта кандидатларның портфолиолары тупланды һәм кандидатлардан презентация проектлары алынды. Конкурс комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча финалистлар билгеләнде һәм алар конкурсның рәсми порталында 16 номинация буенча ачык интернет-тавыш бирүдә катнаштылар. “Төбәк волонтерлык үзәге” номинациясендә шулай ук “Волонтер 71” волонтерлык корпусы” ирекле ярдәмчелекне үстерүгә булышлык итү Тула төбәк иҗтимагый оешмасы һәм “Көньяк Урал волонтерлары ассоциациясе” КБАО финалистлар булдылар. Kazan Volunteers волонтерлык хәрәкәте, 1958 тавыш җыеп, тавыш бирү этабы лидеры булды, иң якындагы көндәшен ул 1000 тавышка диярлек узып китте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International