“Volunteers Academy 2017” бөтенроссия белем бирү лагерының тантаналы ябылышында Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатына волонтерлар җыю буенча ресурс үзәге булуга ачык бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен атадылар.
Россиянең 8 федераль округында ким дигәндә берәр данәдә урнашкан волонтерлык үзәкләре чемпионатның волонтерлык программасын гамәлгә ашыруда турыдан-туры катнашачаклар һәм 2019 елның августында Казанга җибәрер өчен волонтерлар делегацияләрен әзерләячәкләр.
1. Красноярск крае – “Форум” яшьләр инициативалары үзәге” край дәүләт автоном учрежденисе;
2. Хабаровск крае – “Яшьләр инициативаларының край үзәге” край дәүләт автоном учрежденисе;
3. Әстерхан өлкәсе – “Яңа адым” волонтерлык үзәге, Әстерхан дәүләт университеты;
4. Свердловск өлкәсе – “Свердловск өлкәсенең волонтерлык үзәге” төбәк иҗтимагый оешмасы;
5. Удмуртия Республикасы – М.Т.Калашников исемендәге Ижау дәүләт техник университеты ЮБ ФДБУ;
6. Приморье крае – “Приморье волонтеры” Приморье край яшьләр иҗтимагый оешмасы;
7. Карелия Республикасы – “Ирекле ярдәмчелекне үстерү үзәге” Карелия төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы;
8. Новосибирск өлкәсе – Новосибирск өлкәсенең “Яшьләр йорты” дәүләт бюджет учреждениесе;
9. Ставрополь крае – “Пятигорск дәүләт университеты” ЮБ ФДБУ;
10. Ростов өлкәсе – “Көньяк федераль университеты” Компьютер технологияләре һәм мәгълүмати иминлек институты ЮБ ФДБУ (Таганрог шәһ.);
11. Краснодар крае – Кубань дәүләт технология университеты” ЮБ ФДБУ “Политехник” Волонтерларны җәлеп итү үзәге;
12. Иркутск өлкәсе – “Иркутск төбәк волонтерлык үзәге” төбәк иҗтимагый оешмасы;
13. Чиләбе өлкәсе – “Көньяк Урал волонтерлар ассоциациясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы;
14. Мәскәү шәһәре – Мәскәү политехник университетының Волонтерлык үзәге;
15. Чуашстан Республикасы – Чуашстан Республикасы Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының “Яшьләр инициативалары үзәге” өстәмә белем бирү бюджет учреждениесе.
Инде билгеле булганча, волонтерлык берләшмәләре арасында конкурс 2017 елның сентябрендә башланып киткән иде һәм анда югары һәм урта махсус белем бирүче мәгариф оешмаларының структур бүлекчәләре, дәүләт учреждениеләре яки Россия Федерациясенең коммерцияле булмаган оешмалары катнаша алды.
Конкурс берничә этапта узды. Читтән торып катнашу этабында конкурсантлар документлар әзерләделәр һәм үз төбәкләрендә яки якын-тирә төбәкләрдә WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын һәм аның волонтерлык программасын презентацияләделәр. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә конкурсантлар кыска гына вакыт эчендә Россиянең 20 төбәгеннән 100 000 кешелек аудиторияне колачлый алдылар.
2017 елның декабрендә “VolunteersAcademy 2017” бөтенроссия белем бирү лагере вакытында узган чираттагы этап вакытында катнашучылар белем бирү программасында катнаштылар, шулай ук Россия Федерациясе субъектларында WorldSkills волонтерлык хәрәкәтен үстерү стратегиясе проектын эшләделәр һәм якладылар. Презентацияләрне карау нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе финалистлар арасыннан 15 җиңүчене билгеләде.
Үзәкләрне волонтерлык программасын гамәлгә ашыруга актив кушылдыру 2018 ел башыннан планлаштырыла – “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО (Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатын оештыруга булышлык итүче) белән килешү төзү һәм ресурс үзәкләрен рәсми эшләтеп җибәрү моңа беренче адым булачак.