Зәйдә сабыйлар чемпион белән шахмат уйнады

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Казанда Олимпия резервы мәктәбендә белем алучы кыз бабасы Рафис Шәфигуллин истәлегенә мондый чара уздырды.

Татарстанның яшь шахматчылары арасында иң көчлесе, хатын-кызлар арасында республика чемпионы, шахмат буенча Россия Кубогы иясе, Европа, Дөнья призеры, Татарстан хатын-кызлар җыелма командасы һәм Россиянең яшүсмерләр җыелма командасы әгъзасы Зарина Шәфигуллина Зәйдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга шахмат уйнау буенча мастер-класс бирде. Ул дистәләгән тактада берьюлы уйнау осталыгын күрсәтте.

Казанда Олимпия резервы мәктәбендә белем алучы кызның Зәйгә килеп, бабасы Рафис Шәфигуллин истәлегенә мондый чара уздыруы очраклы түгел, алар гаиләсе Зәй белән бәйле. Рафис Шәфигуллин гаиләсе 1991 елда Казахстаннан Иске Зәй бистәсенә кайтып төпләнә. Алар биредә йорт салып керәләр. Гаилә башлыгы гүр иясе инде. Зарина әти-әнисе белән Чаллыда яши.

Чарада балалар бакчаларында тәрбияләнүче (2011-2012 елларда туганнар) 21 бала катнашты, шуларның берсе –Дмитрий Некрасов районның Ал. Бистәсе авылыннан килгән иде. Чемпион белән шахмат уйнау сабыйлар күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды, аларның барысына да медальләр һәм бүләкләр тапшырылды. Чарада катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – мәгариф идарәсе башлыгы Сергей Кузнецов тәбрикләде. Ул очрашу-турнирны Зәй районында Мәгариф елы кысаларында узучы матур чара дип бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International