28 гыйнвардә спорт комплексында «КАИ ОЛИМП» акробатик рок-н-ролл буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге булачак.
Ярышларда 200дән артык спортчы Казаннан, Санкт-Петербургтан, Самарадан, Түбән Новгородтан, Чебоксардан һәм Әлмәттән катначашачак.
Ачу тантанасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Буревестник” яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Эмир Харисов һәм башкалар булачак.