Россиядә волонтерлык эшчәнлеге рәсми хокукый статус алды

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елның 26 нчы гыйнвары безнең илдә ирекле ярдәмчелек институты тарихында истәлекле дата булачак. Бу көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы “Россия Федерациясенең аерым закон актларына ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертү турында” Федераль законны өченче укылышта кабул итте. Волонтерлык эшчәнлеген җайга салырга тиешле норматив-хокукый акт Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин кушуы буенча эшләнгән.

“Ирекле ярдәмчелек турында закон кабул ителү – тарихи момент, ул дәүләтнең Россиянең волонтерлык хәрәкәтен тануы дигән сүз. Казанда XVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнгән чактагы һәм аннан соңгы 10 ел дәвамында волонтерлык өлкәсендә туплаган тәҗрибәбез закон актында чагылыш табуга бик шатбыз. Бу инде без алдагы елларда очрашкан барлык авырлыклар да “көн тәртибеннән төшеп калалар” һәм закон тарафыннан көйләнәләр дигән сүз. 

Ирекле ярдәмчелек елына моннан да матуррак башлангычны уйлап та табып булмый! Бу ел безнең илдә социаль-актив эшчәнлекнең әлеге төренә кушылырга теләгән һәр гражданин өчен уңайлы шартлар тудырыр дип ышанам!” - диде “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары, РФ Иҗтимагый палатасы каршындагы ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү буенча координацияләү комиссиясе әгъзасы Александр Карпов.

Законның төп асылы - ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) өлкәсендә туа торган мөнәсәбәтләрне көйләүгә бердәм хокукый якын килүне формалаштыру. Законга берникадәр төзәтмәләр кертү һәм нигезләмәләр өстәү ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар), ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) эшчәнлеген оештыручылар, ирекле ярдәмне алучылар, башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары, муниципаль үзидарә органнары арасындагы үзара хезмәттәшлекнең аңлаешты һәм төгәл механизмнарын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук волонтерларның үзләренең матди булмаган (рухи) ихтыяҗларын гына канәгатьләндереп калмыйча, өстәмә гарантияләр ягыннан да хокукый якланганлыгын тәэмин итәчәк. Мисалга, волонтер белән төзелә торган килешүләргә һәм аларның эчтәлекләренә, волонтерны ризык һәм эчә торган су, тормышын һәм сәламәтлеген иминиятләштерү, махсус киемнәр, шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү һәм башкаларны да кертеп, гомуми таләпләр билгеләнгән.

“Волонтерлык” һәм “ирекле ярдәмчелек” төшенчәләре, ирекле ярдәмчеләрнең (волонтерларның) һәм ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) эшен оештыручыларның, шулай ук волонтерлык оешмаларының гомуми хокукый статуслары да законлы акпектлар арасында. Волонтерлык эшчәнлегендә катнашучыларның гомуми хокуклары һәм бурычлары махсус бүлек белән билгеләнгән.

Моннан тыш хакимиятнең барлык дәрәҗәдәге органнарының да ирекле ярдәмчелеккә (волонтерлыкка) ярдәм итү өлкәсендә вәкаләтләре киңәйтелгән, бу исә акчалар бүлеп бирү, проектларны гамәлгә ашыру, волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм буенча дәүләт программаларын формалаштыруга законлы нигезләр булдыра. Әлеге практиканы федераль дәрәҗәдә һәм төбәкләр дәрәҗәсендә алга этәрү өчен Хакимият органнарының ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) эшчәнлеген оештыручылар һәм волонтерлык оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге тәртибе (регламенты) булдырылачак һәм документаль рәвештә рәсмиләштереләчәк.

Инде билгеле булганча, Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 6 декабрендәге 583 номерлы указы нигезендә 2018 ел Ирекле ярдәмче (волонтер) елы дип игълан ителде. Ел дәвамында Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә илебездә ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) институтын үстерүне һәм аңа һәрьяклап ярдәм итүне максат иткән чараларның тулы бер комплексы гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International