Россиялеләр бадминтон буенча Казанда уза торган Европа чемпионатын җиңүләр белән башладылар. беренче көн йомгаклары

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Казанда 13 нче февральдә бадминон буенча Европа команда чемпионаты башланып китте. Турнирның рәсми ачылышы Мәскәү вакыты белән 17.30 сәгатьтә булуга да карамасстан, төркем этабы матчлары иртәдән үк башланды. Беренче ярыш көненең Россия җанатарлары өчен төп нәтиҗәсе: илебезнең ир-атлар һәм хатын-кызлар җыелмалары да турнирдагы беренче матчларында җиңүгә ирештеләр.

Европа чемпионатының беренче сигез матчы – алты хатын-кызлар һәм ике ир-атлар матчлары иртәнге 10.00 сәгатьтә башландылар. Хатын-кызлар арасында Дания җыелмасы, көтелгәнчә үк, Швециядән булган көндәшләре алдында бер кыенлык та тоймады (4:1), Украина һәм Англия Ирландия һәм Норвегияне “коры исәп” белән җиңделәр. Тагын өч уен киеренке көрәштә узды, җиңүчеләр белән җиңелүчеләрне бары тик бер очко аерып тора: Испания, Словакия һәм Польша командалары бары тик бер очкога өстенлек белән җиңүгә ирештеләр. Ир-атлар разрядында Люксембург җыелма командасы әзербайҗанлыларга шанслар калдырмады (4:1), ә Германия командасы Исландиядән булган көндәшләрен тар-мар итте.

Иртәнге сессиянең икенче өлешендә тагын тугыз матч уйналды, җирле җанатарлар өчен аларның иң мөһиме, билгеле инде, Россия җыелма командасы уены булды. Безнең егетләр Болгария командасын ышанычлы җиңүгә ирештеләр, көндәшләреннән мөмкин булган биш очконың дүртесен алдылар. Болгарларга бердәнбер балны Анатолий Ярцев бирде – Димитар Янакиевка каршы уеннан соң Россия спортчысы үзеннән соң дәрәҗәдә канәгатьсез иде. “Уен нәтиҗәләре кәефемне бик каты кырды, барысы да яхшы башланган иде югыйсә: уенны, тизлекне һәм воланны тойдым. Ә аннан соң концентрацияне югалттым, биредә техник һәм тактик элементлар да роль уйнамады,    мин команда алдындагы җаваплылык басымы астында югалып калдым. Рәттән биш-алты очкога отылган чакта нәрсә дөрес түгел соң дип уйлый башлыйсың, уенны башка юнәлешкә тизрәк борып җибәрәсе килә. Ә килеп чыкмый. Уен барышын психология хәл итте”, - диде спортчы.

Параллель матчта Россия командасының төркем этабы көндәшләре ярышты. Испания һәм Бельгия җыелмалары арасындагы уенда 4:1 исәбе белән испаниялеләр җиңде. Гренландия хатын-кылар командасы үзләренең Европа чемпионатындагы беренче тарихи уеннарында Беларусь командасына отылды (0:5).

Ир-атлар арасында шундый ук исәп белән украиналылар французларга, португалиялеләр исә чехларга җиңелделәр. Хатын-кызлар сеткасында Германия һәм Литва җыелма командалары арасындагы уен немец кызларының “коры” җиңүе белән тәмамланды. Көннең бу өлешендәге иң көчле матч Израиль һәм Исландия кызлары арасында булды – беренчеләр икенчеләрдән бары тик бер очкога өстенрәк булдылар (3:2).

Турнирның рәсми ачылышыннан соң Гимнастика үзәге кортына тагын 18 җыелма чыкты. Тамашачыларның игътибары, әлбәттә инде, беренче уен мәйданына кадакланды – анда Россия кызлары Төркиядән булган көндәшләренә каршы уйнадылар. Матчны Россия җыелма командасыннан Евгения Косецкая башлады: Россия командасы лидеры ике геймда Неслихан Йигитны отты. “Начар уйнамадым, начаррак булыр дип көткән идем. Ни генә дисәң дә, беренче уен – очко алу бик мөһим иде, психологик яктан авыр булды. Алга таба тагын да яхшырак уйнармын дип өметләнәм”, - диде Россия кызы. Бу уңыштан соң исә барысы да хуҗалар планына каршы китте - Наталья Перминова үз уенында алдан китсә дә, көндәшенә рәттән ике геймны бирде. Елена Комендровская, икенче геймда гына көрәшеп, Озга Байракка “корыга” отылды. Мондый хәлдә җанатарларга бары тик безнең парларга гына өметләнергә калды. Анастасия Червякова һәм Ольга Морозова гаять авыр матчта хәлне тотрыкландыра алдылар: өч геймда көндәшләрен җиңеп, матчтагы өстенлекләрен торгыздылар. Хәзер барысы да Алинә Дәүләтова һәм Екатерина Болотовага бәйле иде – алар Йигит/Байрак парына каршы хәлиткеч көрәшкә алындылар. Беренче геймны Россия кызлары ышанычлы рәвештә оттылар (21:12), әмма уенның икенче өлешен төркиялеләр үзләрендә калдырдылар. Өченче геймда кызларыбыз үзләрен кулга алдылар һәм 21:12 исәбе белән алга чыктылар – бу үзебездә уза торган Европа команда чемпионатының беренче матчындагы матур җиңү булды.

Шушы ук төркемнең башка матчында эстон кызлары Латвия җыелмасына бер шанс та бирмәделәр – 5:0. Даниянең ир-атлар җыелмасы тагын да ышанычлырак уйнады, Израиль командасын шундый ук исәп белән отты (5:0). Ир-атлар разрядында хорватлар ирландиялеләргә 1:4 исәбе белән отылдылар, Англия җыелма командасы Венгрияне (5:0) исәбе белән отты, словаклар Гренландия җыелмасын шундый ук исәпкә бирелдерделәр.

Дөрес, бу уенда тарихка кереп кала торган мизгел дә булды – Гренландия командасы Брор Мадсен һәм Татсиангуак Педерсен тырышлыгы белән көндәшләреннән геймны тартып алуга иреште. Австриялеләр Литва командасын “коры” исәпкә оттылар, поляклар Италия командасын шулай ук коры калдырдылар. Болгария һәм Франция хатын-кызларының очрашуы бик киеренке узды - беренчеләре гел алга чыктылар, әмма француз кызлары аларны куып җитә торды. Нәтиҗәдә йомгаклау парлы очрашуында таблодагы саннар тигез иде (2:2). Соңыннан болгар кызлары көндәшләрен кыстылар һәм Европа чемпионатындагы беренче җиңүләренә ирештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International