Татарстан башкаласында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Европа команда чемпионаты дәвам итә: 14 нче февральдә медальләргә өмет итүчеләр төркем этабының икенче турында көч сынаштылар. Бу көнне көтелмәгән хәлләр килеп чыкмады – фаворитлар фаразланган җиңүләренә ирештеләр һәм үз төркемнәрендәге позицияләрен ныгыттылар. Әмма тарихи мизгел шулай да булды: Гренландиянең ир-атлар командасы Европа беренчелегендә беренче тапкыр очко алды.
Икенче уен көненең иртәнге сессиясе матчларында кискен көрәш килеп чыкмады – берьюлы 14 көрәш командаларның берсенең “коры” җиңелүе белән тәмамланды. Дания, Швеция, Испания, Германия, Ирландия, Төркия, Болгария һәм Франциянең хатын-кызлар командалары әллә ни зур тырышлык куймыйча гына җиңүгә ирештеләр. Ир-атлар разрядында исә шулай ук Финляндия, Эстония, Англия, Дания, Германия һәм Италия командалары җиңеп чыкты. Калган ике очрашуда җиңелгән командалар бер очко булса да эшли алдылар: венгриялеләр Словакия кызларын 4:1 очко белән җиңсәләр, поляклар – португалиялеләрне шундый ук очкога бирелдерделәр. Россия җыелма командасы кортка кичке сессия кысаларында гына чыкты. Россия кызлары Эстония командасына каршы уйнадылар.
Хуҗалар командасы составына, беренче көннән аермалы буларак, тренерлар штабы бер үзгәреш кертте - Наталья Перминова урынын өч геймда Геттер Саарны җиңгән Анастасия Пустинкая алды. Аз гына алдарак Россия кызларына Евгения Косецкая бер очко китергән иде: ул Кристин Куубаны 2:0 исәбе белән җиңде. Исәптә артта калган Эстония командасы алга чыга алмады – алдагы өч матчта алар шулай ук җиңелделәр һәм россиялеләрдән бер очко да ала алмадылар.
Уенның икенче көнендә “ноль” белән оту командаларның фирма билгесенә әйләнеп китте: кичке сессиядә шундый исәп белән тагын 8 команда җиңде. Фараз кылынганча, Дания хатын-кызлар командасы Исландиягә каршы уенда җиңде, Ирландия Израильне отты, Украина җыелма командасы исә Литвага шанслар калдырмады. Финнар төрекләрне, норвегиялеләр – латышларны, французлар – австриялеләрне коры исәпкә җиңделәр. Украина кызлары, үзләренең ир-атлар командасы җиңүеннән рухланыптыр, Литваны шулай ук җиңел генә оттылар (5:0), немец кызлары да Ирландиядән булган көндәшләрен шундый ук исәпкә бирелдерделәр. Хатын-кызлар разрядында Израиль кызлары Швеция командасына каршы матчта бер очко ала алдылар, әмма алга таба да тырышырга көчләре җитмәде. Ир-атлар арасында 4:1 исәбе белән Исландия һәм Венгрия командалары җиңүгә ирештеләр, соңгыларының матчын тарихи дип атарга да нигез бар – венгрлар Гренландия командасына каршы уйнадылар һәм көндәшләренә бер очко бирделәр. Бу очко исә Гренландия командасының Европа чемпионатларында алган беренче очкосы! Англия һәм Польшаның хатын-кызлар командалары Чехия һәм Норвегия командаларын бик ышанычлы рәвештә җиңделәр. Россиянең ир-алар җыелма командасы кортка кичке сессиядә генә чыкты, алар Испания командасына каршы уйнадылар. Турнир хуҗалары бернинди кыенлык та тоймадылар, көндәшләренә бары тик бер очко гына бирделәр. Кичәге уен белән чагыштырганда россиялеләрдә бер үзгәреш бар: кичә җиңелгән Анатолий Ярцев матчта катнашмады, ялгыз разрядта аның урынын җыелма команда капитаны Владимир Иванов алды. Испаниялеләрдә бердәнбер очконы Луис Энрике Пеналвер ала алды – ул Сергей Сирантны җиңде.
Бу җиңү Россия командасы өчен турнирдагы рәттән икенче җиңү. Шушы ук төркемнең параллель матчында Болгария җыелма командасы старт матчындагы җиңелүен аклап, бельгиялеләрдән өстен чыкты (4:1). Шулай итеп, икенче көн беренче көн белән чагыштырганда бераз җиңелрәк булды - бер матчта да минималь өстенлек белән җиңү факты теркәлмәде.