6 апрель көнне «Уникс»та Республикакүләм фестивальнең «Весенняя капель – 2018» гала-концерты узачак. 26 февральдән алып 28 февральга кадәр ПОО концерт залларында һәм 1 марттан алып 2 мартка кадәр А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә бәйгенең сайланма этаплары узачак. Татарстан Республикасы буенча зона этаплары 9 марттан алып 30 мартка кадәр булачак.
Бу елны фестиваль «Добро пожаловать в Россию» һәм «Welcome to Kazan» берләшкән тема белән 4 юнәлешне: музыка, бию, театр һәм үзенчәлекле жанрны үз эченә ала.