Кышкы фестивальгә без әзер

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

ГТО кышкы фестивале өченче ел рәттән спорт сөючеләргә үз көчләрен сынап карау һәм физик әзерлекләре дәрәҗәсен тикшерү мөмкинлеген бирә.

Гыйнвар ахырында илнең барлык төбәкләрендә дә фестивальнең март ахырына кадәр барачак муниципаль этаплары старт алды, һава шартлары начар булган ерак районнарда ул апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Фестивальдә хезмәт коллективлары, физкультура-спорт оешмалары, ММЧ вәкилләре, мәктәп укучылары һәм пенсионерлар катнашты.

Санкт-Петербургта фестивальнең муниципаль этабын Лондонда узган Олимпия уеннары чемпионкасы Наталья Антюх ачты, ул тәнне язу күнекмәләрен уздырып, “урында торган килеш озынлыкка сикерү” сынавын узуның дөрес техникасын өйрәтте һәм үзе 230 см арага сикереп, мастер-класс күрсәтте.

“Балаларның ГТОның аерымлык билгеләрен аласылары килә, алар өчен бу горурлык. Нәтиҗәләр турында иптәшләре белән фикер алышканнарын үзем ишеттем. Бу бик яхшы, халык физик культураны һәм спортны ярата дигән сүз”, - диде Наталья Антюх.

Сахалин өлкәсендә әзерлекле спорт сөючеләр 2, 3 һәм 5 чакрымнарга чаңгыда йөгерү нормативларын узды. Аларның һәркайсы аерымлык билгесен алу өчен финишка нинди нәтиҗә белән килергә тиешлекләрен белеп тордылар – трасса территориясендә мәгълүмат стенды унаштырылган иде.

“Чаңгы ярышлары өч көн дәвамында барды. Шәһәрдә моның өчен барлык шартлар да тудырылган – трассалар бар, чаңгыларны прокатка бушлай алып була. Нормативларны уңышлы үтәр өчен әзерлек кирәк, әзерлексез килеш аларны үтәү мөмкин түгел, - дип белдерде Көньяк Сахалинның спорт мәктәбе инструктор-методисты.

“ГТО комплексының кешеләрне спортка һәм сәламәт тормыш рәвешенә тартуы бик яхшы. Бүген мин үзем дә катнаштым. Бер үк вакытта авыр да, күңелле дә булды, сынауларны уза алдым. Үземә дә, башкаларга да киңәшем шул: спорт белән ешрак шөгыльләнергә, ГТО комплексы сынауларын узуда катнашырга кирәк, бу үзеңне ышанычлырак һәм яхшырак сизәргә ярдәм итә”, - дип белдерде фестивальдә катнашучы.

Кайбер төбәкләрдә муниципаль этаплар инде төгәлләнгән һәм бүгенге көндә төбәк этаплары уза (Коми Республикасы, Чиләбе һәм Төмән өлкәләре).

Фестивальнең спорт өлешләре барган чакта анда катнашучыларга туганнары-дуслары көч биреп торалар. Хабаровск краеннан килгән Мария: “Иремә карап тордым да, киләчәктә үзем дә ГТО нормаларын үтәп караячакмын дигән фикергә килдем. Хәзергә ирем өчен җан атам, ул нормативларны алтын аерымлык билгесенә үтәргә бик тырыша!”, -ди.

Илдә акрынлап ГТО комплексының тулы канлы фестиваль хәрәкәте формалашып килүен дә әйтергә кирәк. Кышкы фестиваль гыйнвар-апрель айларында уза, җәйгесе исә майдан башлап августка кадәр дәвам итә.

Мәгариф оешмалары укучылары арасындагы фестиваль финалы октябрь аенда Кырымдагы “Артек” халыкара балалар үзәгендә узачак һәм Россия Федерациясенең барлык субъектлары вәкилләре булган 11-15 яшьләрендәге 700 баланы үзенә җыячак.

“Быел апрель аенда без шулай ук Сочида хезмәт коллективлары арасындагы I ГТО фестивален уздырачакбыз. Студентлар арасында узачак ГТО фестивале исә 20 сентябрьгә планлаштырылган һәм халыкара студентлар спорты көненә багышланачак. Перспективада әле гаилә командалары өчен дә һәм өлкән буын кешеләре өчен дә фестивальләр карала. Аларның концепцияләре өстендә эш алып барыла.

Шулай итеп, бик тиздән “ГТО фестиваль хәрәкәте” ел әйләнәсе уза торганга әйләнәчәк һәм халыкның барлык төркемнәрен дә колачлаячак. Нәтиҗәдә ГТО комлексында катнашучыларның саны сизелерлек артачак һәм без физик культура һәм массакүләм спорт белән шөгыльләнүгә мөмкин кадәр күбрәк кешене тарта алачакбыз”, - диде Россия Спорт министрлыгының ГТО бүлеге башлыгы Владимир Ерошов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International