Татарстан – ирекле ярдәмчелеккә (волонтерлыкка) ярдәм стандарты гамәлгә ашырыла торган төбәк

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Стратегик инициативалар агентлыгы төбәкләрдәге иң яхшы ирекле ярдәмчелек практикалары тәҗрибәсе буенча фикер алышыр өчен Россия төбәкләреннән волонтерлык эшчәнлегенә кураторлык итә торган вәкилләрне җыйды. Очрашу 26 нчы февральдә Мәскәүдә узды.

Очрашу кысаларында спикерлар стандартны алга этәрү өчен принципиаль әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне: волонтерлык эшчәнлеген регламентлый торган закон актларын, төбәкләрдә ирекле ярдәмчелеккә ярдәм итә торган ресурс үзәкләрен оештыру планын, шулай ук Стандартны ил буенча алга этәрүне яктырттылар.

Стандарт үз эченә аларны гамәлгә ашыру төбәк халкының максималь өлешен волонтерлык эшчәнлегенә тарту эшен этаплап гамәлгә ашыруны тәэмин итәчәк 9 адымны ала:

1 нче адым. Дәүләт хакимияте төбәк органнарының социаль коммерцияле булмаган оешмалар, ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) оешмалары белән үзара хезмәттәшлеге регламентын кабул итү;

2 нче адым. Төбәктә ирекле ярдәмчелекне (волонтерлыкны) үстерү өчен Россия Федерациясе субъекты башлыгы урынбасарыннан түбәнрәк дәрәҗәдә булмаган җаваплы затны билгеләү;

3 нче адым. Ирекле ярдәмчелек (волонтерлык) мәсьәләләре буенча Совет булдыру;

4 нче адым. Ресурс (ирекле ярдәмчелек) үзәкләрен ачу;

5 нче адым. Ирекле ярдәмчелек белән шөгыльләнүче оешмаларга субсидияләр һәм гарантлар бирү;

6 нчы адым. Ирекле ярдәмчелеккә (волонтерлыкка) мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм аны популярлаштыру;

7 нче адым. Ирекле ярдәмчеләрне (волонтерларны) кызыксындыру чараларын эшләү;

8 нче адым. Ирекле ярдәмчеләрне (волонтерларны) һәм вазыйфаи затларны әзерләү;

9 нчы адым. Стандартны алга этәрүгә бәяләмә.

Россия Федерациясе төбәкләрендә ирекле ярдәмчелеккә (волонтерлыкка) ярдәм итү стандарты –төбәкләрдә ирекле ярдәмчелекне үстерүнең Россиядә һәм чит илләрдә волонтерлыкка ярдәмнең иң яхшы практикаларына нигезләнгән концепциясе ул.

Документны эшләүдә Россия Федерациясенең сигез федераль округыннан 200дән артык эксперт катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International