Владимир Леонов Бельгиянең РФдә илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Бельгия Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты.

Чара Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бинасында узды.

Очрашуда сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлек, бизнес эшенә ярдәм итү мәсьәләләре турында сүз барды. Шулай ук 2018 нче елгы футбол буенча Дөнья чемпионаты кысаларында Бельгия спортчылары һәм җанатарларының Казанда нинди шартлар тәэмин ителүе турында да сүз барды. Уеннары уңышлы булса, финалның дүрттән бере матчларын Бельгия футболчылары Казанда һәм Самарада үткәрергә мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International