FINA дөнья сериясе кабат Казанда

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Әлеге ярышлар Татарстан башкаласында инде дүртенче тапкыр узачак. Беренче тапкыр дөньяның иң яхшы суга сикерүчеләре Казанга 2015 елда – Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты алдыннан килгәннәр иде. Шул вакыттан алып Дөнья сериясенең бер этабы ел саен Казанда уздырылып килә. Быелгы турнирда 14 илдән 70тән артык спортчы катнашачак.

FINA дөнья сериясенең Казандагы этабы бу сезонда иң соңгысы булачак. Беренче ике этап инде Кытайның Пекин (9 нчы марттан 11енә кадәр) һәм Япониянең Фудзи шәһәрләрендә (15 нче марттан 17сенә кадәр) узды, өченче этап 27 нче апрельдән 29ына кадәр Канаданың Монреаль шәһәрендә узачак.

Ярышлар өч көн барачак. Турнирның беренче көнендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында өч метрлы трамплиннан һәм ун метрлы каланчадан синхрон сикерү буенча ярышларда медальләр уйнатылачак. 5 нче майда хатын-кызлар арасында ун метрлы каланчадан, ә ир-атлар арасында өч метрлы трамплиннан сикерү ярышларында иң көчлеләр ачыкланачак. Моннан тыш бу көнне катнаш парлар арасында 10 метрлы каланчадан сикерүдә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк. 6 нчы майда ир-атлар һәм хатын-кызлар дисциплиналарны алмашачаклар, микстта ярышлар исә өч метрлы трамплинга күчәчәк.

Ярышларга билетларны Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе сайтында онлайн-режимда алырга була. Иртәнге сессия ярышларына билетлар 100 сумнан 150 сумга кадәр булса, кичке сессия ярышларына аларның бәяләре 200 сумнан 250 сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International