Казанның Су спорт төрләре сараенда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты башланды. Турнирда илнең 13 төбәгеннән 300ләп спортчы катнаша.
Турнирга стартны өч тапкыр Олимпия чемпионкасы Ольга Брусникина бирде: Россия синхрон йөзүенең “алтын” эрасы Олимпия уеннарында һәм ил чемпионатларында нәкъ менә аның җиңүләреннән соң башланып китте һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Бүген легендар синхрон йөзүче Россия синхрон йөзү федерациясенең беренче вице-президенты.
“Федерация исеменнән Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясенә рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сез безгә чып-чын бәйрәм бүләк итәсез һәм ярышларны гаять югары дәрәҗәдә уздырасыз, планканы бик югары күтәрәсез. Ярышларда катнашучылар, мин сезгә уңышлар телим – үзегезне, әти-әниләрегезне, тренерларыгызны шатландырыгыз. Уңышлар сезгә, иң көчлеләр җиңеп чыксын”, - диде Брусникина.
Россия чемпионаты ачылышында шулай ук Премьер-министр урынбасары – РТ мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан синхрон йөзү федерациясе президенты Айрат Дәүләтшин һәм республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнаштылар.
“Бүген, шушы истәлекле көндә без Казанда спортның бик матур төре буенча чемпионатны ачып җибәрәбез. Без сезнең белән бик бәхетле кешеләр! Якындагы өч көндә кызлар безне үз чыгышлары белән сөендерәчәкләр. Бүген Татарстан җыелма командасына Олеся Архипова “бронза” медаль китерергә өлгерде дә инде – без үзебезне тарихка кертәбез”, - диде Леонов.
Ачылыш тантанасы кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова Ольга Брусникинага һәм Айрат Дәүләтшинга “Динамо” физкультура-спорт берләшмәсенең 95 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшырды.
“Әлеге милли чемпионатны Казанда – Россиянең энҗе бөртегендә кабул итү мөмкинлеге өчен Россия синхрон йөзү федерациясенә һәм илнең җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаяга рәхмәт әйтәсе килә. Татьяна Николаевна – гаять зур хезмәт куйган кеше, аның эшчәнлеге нәтиҗәсендә менә инде 20 ел дәвамында синхрон йөзү буенча пьедесталда Россиягә тиңнәр юк. Безнең “алтын” кызларыбыз үзләренә беркемне дә якын җибәрмиләр, бөтен дөнья күләмендә ил данын яклыйлар”, - диде Павлова.
Моннан тыш Татарстан җыелма командасының арада Мария Восьмушко, Анна Гордеева, Аделина Гулиева, Татьяна Плотникова, Алина Тихомирова, Алена Бойко, Регина Изгарова, Зөһрә Мәүләветдинова, Екатерина Ефремова, Виталия Парепа, Регина Устюжанина һәм Вероника Лукьянова да булган 12 синхрон йөзүчесенә Россиянең спорт мастеры таныклыклары һәм күкрәк билгеләре тапшырылды.