Казанда синхрон йөзү буенча 25 нче апрельдә башланып китәчәк Россия чемпионатына соңгы әзерлек эшләре тәмамланды. Ярышларда илнең 14 төбәгеннән 300ләп спортчы катнашачак. Татарстан җыелма командасының ярышларда катнашачак спортчылары да билгеле – быел республиканы милли беренчелектә берьюлы ике команда тәкъдим итәчәк.
Милли беренчелектә быел республикадан 24 спортчы кыз катнашачак. Беренче командага Татарстан җыелма командасының төп составы: Олеся Архипова, Мария Восьмушко, Анна Гордеева, Аделина Гулиева, Екатерина Ермакова, Регина Изгарова, Галина Лучшева, Татьяна Митрофанова, Татьяна Плотникова, Алина Тихомирова, Алена Бойко һәм Александра Лютина кертелде.
Татарстанның икенче командасы якындагы резервны тәшкил итә һәм, нигездә, яшьләрдән тора: андагы спортчыларның берсенә дә 18 яшьтән артык түгел. Әлеге җыелма командага Алена Година, Екатерина Ефремова, Елизавета Захарова, Диана Кичаева, Вероника Лукьянова, Зөһрә Мәүләветдинова, Әдилә Сәрвәрова, Регина Устюжанина, Диана Хәбибуллина, Лилия Шәйхразиева, Александра Ласикова һәм Виталия Парепа кергән. Ике команданы да Юлия Белоглазова һәм Алина Рыбакова өйрәтәчәкләр, тренерлар штабында шулай ук массажист Александр Тюлеманов та бар.
Шулай итеп, Татарстан алда торган милли беренчелек программасында микст-дуэтлардан кала барлык төрләрне дә тәкъдим итәчәк. Россия Чемпионаты Казанның Су спорт төрләре сараенда 25 нче апрельдән 27сенә кадәр узачак.
Беренче көнне турнир ачылышы, шулай ук катнаш программа, төркемнәрнең ирекле программалары һәм солистларның техник программалары каралган. 26 нчы апрельдә солистлар арасында ирекле программада, төркемнәрдә һәм дуэтларда исә техник программада иң яхшылар ачыкланачак. Ярышлар программасын дуэтларның ирекле программалары һәм микст-дуэтлар чыгышлары төгәлләячәк.