Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты дәвам итә – турнирда җиңү өчен бөтен илдән 300ләп спортчы ярыша. Ярышларның икенче көнендә тамашачыларга программаның өч төре тәкъдим ителде, аларның икесе көндезге сессиядә узды.
Ярышлар көнен “соло” категориясендә ирекле программада чыгыш ясаучы кызлар ачып җибәрде. Кичә алар техник программаны – элементлар җыелмасы һәм эзлеклелеге төгәл билгеләп куелган дисциплинаны башкарганнар иде. Ул төрдә медальләрне Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстан вәкилләре алды.
Ирекле программада “алтын” Мәскәү-4 командасыннан (ил чемпионатына башкаладан алты команда килде) Алена Матвиенкога эләкте. Көмеш медальне Мәскәү өлкәсе данын яклаучы Алена Мантуленко алды: бу кыз әлеге милли беренчелектәге бердәнбер микст-дуэтта да чыгыш ясый. Пьедесталның өченче баскычында Санкт-Петербургның беренче командасыннан Карина Шәйдуллина.
Көндезге сессиянең икенче дисциплинасы төркемнәр арасында техник программа иде. Биредә сенсация булмады, - медальләр кабаттан Мәскәү һәм Санкт-Петербург спортчыларына эләкте. Өченче урынны Төньяк башкаланың беренче җыелма командасы яулады: петербурглыларга “көмеш” өчен 0,1421 балл җитеп бетмәде. Икенче позициядә Мәскәү-4 командасы – аларның активында 88.8297 балл. Программаның бу төрендә Мәскәү җыелма командасы чемпион булды, якындагы көндәшләрен мәскәүлеләр ике баллга диярлек узып киттеләр.