Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатының икенче ярышлар көне зур булмаган сенсация китерде – Мәскәү җыелма командасы беренче тапкыр программаның бер төрендә медальсез калды. Бу хәл дуэтлар арасындагы техник программада килеп чыкты: турнирның икенче көнен нәкъ менә шушы дисциплина япты.
Медальләр өчен 27 пар ярышты, ә Мәскәү вәкилләре бишенче урыннан югарырак күтәрелә алмадылар. Ярышлар хуҗалары - Татарстан җыелма командасы синхрончылары Олеся Архипова, Мария Восьмушко һәм Екатерина Ермакова ил чемпионатында икенче медальләрен яуладылар – алар милли беренчелекнең бронза медале ияләре. Архипова өчен бу инде икенче медаль – алдагы көнне спортчы кыз солистларның техник программасында бронза медаль алган иде инде. Икенче урынны яуларга Татарстан кызларына бер баллдан аз гына кимрәк өстенлек җитеп бетмәде, көмеш медальне Санкт-Петербургның беренче командасыннан Алиса Голубева, Яна Преснякова һәм Эвилина Павленко алдылар. Беренче урында Мәскәү өлкәсе спортчылары Кристина Аверина һәм Екатерина Сбродова.
Хатын-кызлар дуэтлары белән беррәттән Россия чемпионатындагы бердәнбер микст-дуэт - Мәскәү өлкәсе спортчылары Алина Мантуленко һәм Михаил Васильев дуэты да үз техник программасын башкарды. Тамашачылар мәхәббәтен нәкъ менә шушы дуэт яулады дисәк тә була. Спортчылар, үз категорияләрендә көндәшләре булмау сәбәпле, беркетмәнең беренче юлында урнаштылар. Шулай итеп бу кичтә Мәскәү өлкәсе ике “алтын” алды. Мантуленко ил чемпионатында икенче медален алды – “соло” категориясендәге техник программада ул Татарстаннан булган көндәше Олеся Архипованы узып, икенче булган иде.