Синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында Мәскәү җыелма командасы гомумкоманда зачеты җиңүчесе

2018 елның 27 апреле, җомга

Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты төгәлләнде. Анда илнең 14 төбәгеннән 300ләп спортчы катнашты. Ярышларның соңгы көнендә – 27 нче апрельдә – милли беренчелекне ирекле программада чыгыш ясаучы дуэтлар япты.

Ярышлар барган ике көндә Мәскәү синхрончылары лидерлыкка чыктылар – алар Казанга алты команда белән килгәннәр иде һәм программаның бары бер төрендә генә медальсез калдылар. Ярышларның соңгы көнендә соңгы дисциплинада алар “көмеш” алдылар: Ева һәм Майя Зотовалар һәм Александра Попова 92 баллга якын җыйдылар, Мәскәү өлкәсеннән булган Кристина Аверинага һәм Екатерина Сбродовага бер балл гына оттырдылар.

Аверина һәм Сбродова өчен бу “алтын” турнирда икенчесе булды – алдагы көнне алар техник программаны шулай ук ышанычлы төстә башкарып, көндәшләре өчен буй җитмәс югарылыкта калганнар иде. Дуэтлар арасындагы ирекле программада өченче урынны Санкт-Петербургның беренче командасыннан Алиса Голубева һәм Яна Преснякова алдылар. Төньяк башкаланың бу командасы ил чемпионатында үзен шулай ук бик яхшы яктан күрсәтте.

Милли чемпионатның гомумкоманда зачетында иң яхшылар дип Мәскәү синхрончылары танылды: суммада алар 640тан артыграк очко җыйдылар һәм ышанычлы рәвештә җиңүгә ирештеләр. Икенче урында Санкт-Петербург синхрончылары урнашты – аларга “алтын” өчен 10 баллдан аз гына артыграк өстенлек җитеп бетмәде. Призерлар өчлеген Мәскәү өлкәсе япты, аларның активында 627 балл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International