Актанышта "Джип спринт 116" ярышларында абсолют җиңүчеләр билгеләнде

2018 елның 1 мае, сишәмбе

Актаныш җирендә бүген курку белмәс машиналар туе гөрләде. "Джип спринт 116" исеме алган юлсыз юл ярышын быел күпләр зур кызыксыну белән көтте. Оештыручылар аның "кызу" булачагын алдан ук искәртеп тә куйган иде.

Байсар җирлегендә Рәдис Хашимов, "Каматранснефть" җәмгыяте башлангычы белән өченче тапкыр оештырылучы юлсыз юл ярышы быел катнашучылар саны буенча гына түгел, әлеге әкәмәтне тамаша кылырга килүчеләр саны буенча да рекорд куйды: 30дан артык машина 1,5 метр тирәнлеккә җиткән сулы чокырларны "йөзеп чыкты", баткаклыкларны актарды , таулы җирләрдә көч-куәтен күрсәтте. 1000гә якын "машина җене кагылган" тамашачы исә озын көн дәвамында алар өчен җан атты. 

Ике ел эчендә тирә-юньдә зур танылу алган "УАЗ СПРИНТ" экстремаль ярышның быелгы географиясе дә шактый киңәйгән булып чыкты, үзебезнең Актаныш, Яр Чаллы, Зәй, Минзәлә, Мөслим, күрше Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан гына түгел, Пермь кадәр Пермьнан да Актаныш баткаклыкларында сыналырга килгән иде тимер ат хуҗалары.

Машиналарның күәтлегенә карап ике категориядә оештырылган ярыш ахырында абсолют җиңүчеләр билгеләнде.

Алар - Нефтекама каласыннан Беляев Михаил ("Шевроле Нива" ), Яр Чаллы шәһәреннәнТурханов Михаил (УАЗ), Ижаудан Садыков Рамил (УАЗ).

Җиңүчеләргә диплом, кубок һәм ягулык сертификатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International