Фаворитлар финалда: Казанда FINA дөнья серисе этабының икенче ярышлар көненең иртәнге сессиясе нәтиҗәләре

2018 елның 5 мае, шимбә

Казанда FINA дөнья сериясе этабы ярышлары дәвам итә. Икенче ярышлар көне программасына ир-атларның өч метрлы трамплиннан, хатын-кызларның ун метрлы каланчадан сикерүләре һәм катнаш парлар ярышлары кертелгән иде. Иртәнге сессиядә баштагы ике төр ярышлар узды.

Хатын-кызлар арасында беренче ярымфиналны КХДРнан Ми Рае Ким отты – ул биш сикерештә 359.65 балл җыеп, Малайзия вәкиле Панделела Памгны өч баллга узып китте. Өченче урында россияле Юлия Тимошинина: 6 сикерештә 351.1 балл һәм финалда лаеклы урын. Икенче ярымфиналда да көрәш бик киеренке булды, җиңүче белән икенче урын иясе арасында тагын шул ук өч балл гына аерма. Беренче урын биредә Кытай кызы Киян Ренга (361.35), икенче урын австралияле Мелисса Вуга булды. Финалга соңгы юлламаны КХДРнан булган спортчы Ким Кук Хянна эләктерде, ул 350.90 балл җыйды. Әлеге алты спортчы кыз Казанда уза торган дөнья сериясендә алтын медаль өчен көрәшүләрен дәвам итәләр: хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан сикерү буенча финал ярышы кичке сессиядә булачак.

Ир-атларның өч метрлы трамплиннан сикерүдә ярышлары шулай ук сенсациясез узды. Аларның берсендә 25 баллга аерма белән россияле Илья Захаров җиңүче блды. Икенче һәм өченче урыннарда кытайлы Цао Ян һәм канадалы Франсуа Имбо-Дюлак – алар 441.40 һәм 439 баллар җыйдылар. Украина спортчысы Олег Колодий Канада суга сикерүчесенә 40 балл оттырды. Финалда иң зур өстенлек хуҗаларда, Захаровның җыелма команда буенча партнеры Евгений Кузнецов ярымфиналда өченче булды (410.45 балл) һәм финалга эләкте. Аның белә бергә анда җиңүче Кытай егете Се Сыи (518.2 балл) һәм икенче урын иясе булган британияле Даниэль Гудфеллоу да ярышачаклар. Программаның бу төрендә финал шулай ук кич узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International