14 нче майда, Футбол буенча 2018 елдагы FIFA дөнья чемпионаты™ башланырга нәкъ бер ай калган көнне Россиянең тиздән матчларны үзләрендә кабул итәчәк 11 шәһәрендә футбол дәресләре узды. Казандагы дәрес Казан федераль университетының Универсиада Авылында урнашкан IT-лицеенда уздырылды.
Дәресне Аида Зыятдинова – Казанда ДЧ-2018 волонтерлар үзәге җитәкчесе уздырды. Ул балаларга булачак турнир, аның кысаларында 64 матч узачагы турында сөйләде. Аларның 6сы, инде билгеле булганча, Казанда узачак. 16 нчы июньдә “Казан Арена”да Франция һәм Австралия, 20 нче июньдә – Иран һәм Испания, 24 нче июньдә Польша һәм Колумбия, 27 сендә Корея Республикасы һәм Германия җыелма командалары очрашачаклар. Плей-офф матчлары Казанда 30 нчы июньдә (1/8 финал) һәм 6 нчы июльдә (чирекфинал) узачак. Дәрестә булучылар тема буенча белемнәрен дә тикшереп карый алдылар – махсус викторинада катнаштылар. Иң актив балаларга призлар бирелде. Дәрес ахырында лицейлыларга ДЧ-2018нең рәсми тубы Telstar һәм мундиаль талисманы булган Забивакадан “сәламәт” киңәшләр белән махсус плакат бирелде.
“Футбол дәресе” – “Россия-2018” оештыру комитеты проекты, ул Футбол буенча 2018 елдагы FIFA дөнья чемпионатының ™ волонтерлык үзәкләре катнашында гамәлгә ашырыла. Дәресләр 2015 елның декабрендә, футбол сөючеләрне турнирга булган кызыксыну һәм уенның төп социаль кыйммәтләре: үзара ихтирам, сәламәт тормыш рәвеше, гадел уен принциплары тирәсенә туплауны максат иткән “Поколение-2018” программасы кысаларында башланып киткән иде. Футбол дәресләре футболны популярлаштыру һәм ил яшьләре арасында актив тормыш рәвешен алга этәрү, шулай ук дөньякүләм зур ярыш - Футбол буенча 2018 елдагы FIFA дөнья чемпионаты ™ турында зуррак аудиториягә белдерү өчен уздырыла.