Казанда яшь футболчылар арасында “Күн туп-2018” ярышларының шәһәр этабы тәмамланды

2018 елның 25 мае, җомга

Казанда 18 майда старт алган яшь футболчылар арасында “Күн туп-2018” Бөтенроссия ярышларының шәһәр этабы тәмамланды. Финал уеннары бүген Яңа Савин районындагы стадионда үтте.

Финал уеннары барышында шәһәрне республика этабында (13 июньнән 28 июньгә кадәр) тәкъдим итәчәк командалар билгеле булды. Кече төркемдә (2007-2008 еллар) җиңү өчен 179 һәм 130 номерлы мәктәпләр командалары белән көч сынашты – 179-ны мәктәпнең җыелма командасы җиңү яулады. Урта төркемдә (2005-2006) 37-нче мәктәп командасы җиңде. Зур төркемдә (2003-2004) янәдән 179-нчы мәктәп командасына уңыш елмайды.

Искәртергә кирәк, “Күн туп” Бөтенроссия турниры – Россиядә футбол буенча балалар-яшүсмерләр ярышлары. Беренче турнир 1964 елда танылган совет сакчысы Лев Яшин инициативасы буенча узды. Бүгенге көндә әлеге ярышлар өч яшь төркемендә үтә. Командалар гомуми белем бирү мәктәпләре нигезендә формалаша. Быел Казанда 9 апрельдә башланган районннар ярышларында 28 команда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International