1500 яшь татарстанлы “Футбол дәресләре”ндә катнаштылар

2018 елның 9 июне, шимбә

Татарстан Республикасының зур шәһәрләреннән булган 1500 укучы (1-5 класслар укучылары) “Футбол дәресе” проектында катнаштылар. Футбол буенча дөнья чемпионаты башланыр алдыннан Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Зеленодольск районнары укучылары төп футбол турниры тарихы, аңа әзерлек үзенчәлекләре һәм, билгеле инде, Казандагы – дөнья чемпионатын уздыручы 11 шәһәрнең берсендәге чемпионат программасы белән таныштылар.

2018 елның май-июнь айларында Татарстанда кечкенә класслар укучылары өчен берсе артыннан берсе 5 футбол дәресе узды. 14 нче майда проект Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы IT-лицейда укучыларда кунакта булды. Чаллыда дәрес Советлар Союзы Герое Илдар Мәннанов исемендәге 82 нче кадетлар мәтәбендә узды. Түбән Камада әлеге проектка 32 нче гимназия кушылды – биредә дәрес 300 укучы өчен уздырылды. Әлмәттәге Татарстан нефтенә 70 ел исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган дәрестә исә 350 бала катнашты. Дәресләрне Васильево кадетлар мәктәбендә узганы төгәлләде.

Һәр дәрес ахырында иң игътибарлы һәм эрудицияле укучылар өчен призлар белән булган викторина уздырылды, шулай ук һәр мәктәпкә сәламәт тормыш рәвеше турындагы, Россиядә 2018 елдагы футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты TM талисманы төшерелгән плакатлар бүләк ителде.

Инде билгеле булганча, “Футбол дәресе” – “Россия-2018” оештыру комитеты проекты, ул Россиядә 2018 елдагы футбол буенча FIFA дөнья чемпионатыныңTM волонтерлык үзәкләре катнашында гамәлгә ашырыла. Дәреснең максаты – укучыларга ДЧ-2018 турында, чемпионатның волонтерлык программасы, турнирларның шәһәр һәм илгә калдырачак мирасы турында сөйләү. Дәресләр турнирларны кабул итәчәк шәһәрләрдә 2015 елның декабрендә, футбол сөючеләрне FIFA дөнья чемпионаты һәм уенның төп социаль кыйммәтләре: үзара хөрмәт, сәламәт тормыш рәвеше, гадел уен принциплары тирәсенә туплауны максат иткән “Поколение – 2018” программасы кысаларында башланып киттеләр.

Татарстан Республикасында әлеге проект партнерлары буларак Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасының югары уку йортлары, “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы чыгыш ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International