Бүген, Россиядә 2018 елдагы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатының™ икенче көнендә өч матч узачак. Алар Мисыр һәм Уругвай, Марокко һәм Иран, Португалия һәм Испания арасындагы матчлар. Уннар Екатеринбургта, Санкт-Петербургта һәм Сочида узачаклар. Казанда матчлар кичә генә ишекләрен ачкан FIFA Җанатарлар фестивале™ мәйданында унаштырылган зур экраннарда күрсәтеләчәкләр. Футбол сөючеләр “Казан” гаилә үзәге янына яраткан командалары арасындагы уеннарны тамаша кылыр, футболчыларга көч биреп торыр өчен җыелачаклар.
Фан-фест мәйданы бүген 13.00 сәгатьтә ачылды, беренче килүчеләрне DJ Mickey сәламли. Кунаклар өчен “Без бергә” дип исемләнгән концерт программасы әзерләнгән, ул тамашачыларны дөньяның төрле халыклары традицияләре белән таныштырачак. Программада “Сакартвело” грузин бию ансамбле, “Гульрес” таҗик бию ансамбле, “Kavkaz style” коллективы, “Нур” әрмән бию ансамбле, “Сантош” һинд бию төркеме, “Ханоль” корея бию ансамбле, “Мирине” корея бию театры артистлары һәм Казанның югары уку йортлары студентлары чыгышлары каралган.
Мисыр – Уругвай командалары арасында 15.00 сәгатьтә башланачак матчтан соң Фан-фест тамашачыларын үз чыгышлары белән “Салават күпере” халык бию ансамбле, “Риваять” фольклор-этнографик ансамбле, “Рябинушка” халык вокаль ансамбле, “Мирас” балалар бию ансамбле, Галимовларның гаилә ансамбле, “Красная Горка” халык фольклор ансамбле, “Асылъяр”, Н.Җиһанов исемендәге КДК фольклор ансамбле, “Воскресенье” халык вокаль ансамбле, “Баламышкин” гармунчылар халык ансамбле, “Зәкәрия” фольклор ансамбле сөендерәчәк.
Марокко һәм Иран командалары арасындагы уен 18.00 сәгатьтә, Португалия һәм Испания җыелма командалары арасындагы уен исә – 21.00 сәгатьтә башланачак. Матчлар арасындагы тәнәфесләрдә сәхнәдә “Купава” фольклор ансамбле, “Ворожея” рус җыр театры, җырчылар Илназ Сафиуллин һәм Ролдан Моралес, Russian Black шоу-төркеме, “АМОРЭ” төркеме чыгыш ясаячаклар.
Инде билгеле булганча, Җанатарлар фестиваленә керү ирекле, анда керү өчен билетлар да, җанатар паспортлары да кирәкми. Мәйданда ДЧ-2018 рәсми символикасы төшерелгән әйберләрне сатып алырга була, шулай ук мундиаль Партнерлары һәм Спонсорлары павильоннары да урнаштырылган.