Казанда инде икенче көн рәттән эшен дәвам иттергән FIFA җанатарлары фестиваленең мәйданчыгы төрле илләрдән җыелган футбол сөючеләрен үзенә җәлеп итеп тора. Шәһәребезгә килгән кунаклар Казанның истәлекле урыннары белән дә танышырга, зур экраннардан Россиядә үткәрелүче FIFA 2018 футбол буенча Дөнья чемпионатының™ матчларын да карарга өлгергәннәр. Кичкә таба билгеле булган мәгълүмат буенча Фан-фест мәйданчыгына 30800 кеше килеп киткән.
15 июньдә Чемпионат кысаларында Мисыр һәм Уругвай, Марокко һәм Иран җыелмалары, шулай ук Португалия белән Испания төркемнәре арасында матчлар узган. Фестивальгә үзенең яраткан төркеме өчен җанатарга дип башка футбол фанатлары белән бергә килгән Казан студенты Никита белдерүенчә: «Биредә искиткеч мохит. Россия өчен бу яңалык. Моның кебек чараларның булганы юк иде әле һәм, мөгаен, булмас та. Шуңа күрә бик кызык һәм шәп! Бүген Португалия-Испания матчын карыйбыз. Португалия җиңәр, дип уйлыйм. Алга!»
16 июньдә мундиальнең Казан өчен беренче матчын «Казан-Арена» стадионы кабул итәчәк. Уен кырында Франция һәм Австралия футболчылары очрашачак. Әлеге җыелма командаларның күпчелек җанатарлары Казанга килгән һәм FIFA җанатарлары фестивалендә бәйрәм мохитен татып та өлгергән.
«Хисләр ташып тора! Безгә биредә бик ошый. Без Мәскәүдә булдык, хәзер Казанга килдек, аннан соң Самара, Сочи һәм Санкт-Петербургка төрле матчларга юл тотачакбыз. Австралиянең җиңгәнен күрәсебез килә, дип елмаеп сөйләде австралияле Дэниел. – Без үз командабыз һәм Тим Кэхилл өчен җанатабыз».
«Барысы да яхшы, мохит шәп, барыбыз да шат. Күңелле хатирәләр калыр дип уйлыйм, – дип белдерде икенче бер австралияле Элвис. – Без Мәскәүдә булдык, Самара, Калининград, Мәскәү һәм Сочига барырга планлаштырабыз».
Франция уенчылары өчен иртәгә стадионда Янни җанатачак: «Мин Франциядән, ләкин Канадада яшим. Фан-фэстның оештырылуы, мохите ошый миңа. Биредә барысы да кайнап тора!»
Бүген FIFA җанатарлары фестивалендә Мексикадан килгән Оскар да булып кайткан: «Без Кремльдә йөрдек, шәһәрнең баш урамын гиздек, хәзер бирегә килдек. Биредә шәп! Бөтен дөньядан җыелган кешеләрне очратып була. Бик матур. Хуш күңелле, миһербанлы кешеләр, ярдәмчел волонтерлар. Оештырылудан да мин канәгать. Без Мексика җыелмасы өчен җанатабыз һәм спортчылар яхшы уен күрсәтер дип өметләнәбез! Мундиаль – ел буе көтеп алынган сокландыргыч мизгел!»
FIFA җанатарлары фестивале «Казан» Гаилә үзәге янында оештырылган. Мәйданчык Чемпионат тәмамланганчыга кадәр эшләячәк һәм 15 июльдә ябылачак. Шушы вакыт аралыгында мәйданчыкның 6 ял көне дә (29 июньдә, 5, 8, 9, 12, 13 июльдә) каралган. Мәйданчык бер үк вакытта 25000 кешене кабул итәргә мөмкин. Матчлар үткәрелгән көннәрдә Фестивальгә керү бушлай, билет һәм җанатар паспорты (FAN ID) таләп ителми. Фан-фэстта мундиальнең барлык матчлары трансляцияләрен дә карарга, Чемпионат символикасы төшерелгән әйберләр дә сатып алырга, турнир партнерлары һәм иганәчеләре уздыра торган чараларда да катнашырга мөмкин.