Россиядә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты™ уздырылу чорына Казанда вакытны гаилә һәм дуслар белән күңелле итеп уздыру мөмкинлеге бирә торган тагын бер мәйдан ачылды. “Казан” гаилә үзәге янында берничә көн инде FIFA Җанатарлар фестивале гөрли, күп кенә шәһәрдәшләребез һәм кунаклар биредә булып та өлгерделәр инде. Мәйданга беренче өч көндә генә дә 111900 кеше килгән. Кояшлы якшәмбе дә искәрмә булмады – Фан-фест мәйданы гөрләп торды.
Фан-фестта төп игътибар Чемпионатның барлык матчлары да трансляцияләнә торган зур экраннарга бирелә. Бүген бирегә килүчеләр Коста-Рика һәм Сербия (уен Самарада уза), Германия һәм Мексика (уен Мәскәүдә уза), 21.00 сәгатьтә Ростов-на-Донуда Бразилия һәм Швейцария командалары арасында узган уеннарны карый алдылар. Матчлар арасындагы тәнәфесләрдә тамашачылар каршында DJ OZZ, MC Zali, DJ Ali, DJ Om, Miss DJ, DJ Albertini, Silfred CREW, “Прогульщики” музыкаль төркемнәре чыгыш ясадылар.
Чемпионат Партнерлары һәм Спонсорлары да тамашачыларга күңел ачу чаралары тәкъдим иттеләр – тамашачылар исә аларда бик теләп катнаштылар, призларга ия булдылар. Фан-фест мәйданында Россиядә 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатының™ рәсми талисманы – Забивака™ атлы бүрене бигрәк тә яраттылар, аның белән фога төшәргә теләүчеләр күп булды.
Теләгән кешеләр өстәл футболы уйнап, пенальти кертергә тырышып карадылар. Балаларга һәм өлкәннәргә боулинг уйнау мөмкинлеге дә каралган иде. Күңелле чаралардан соң футбол туплары рәвешендәге пуфларга утырып, ял итеп алырга да була. “Без күңел ачарга килдек, бар да бик ошады”, - диделәр Казаннан Елена һәм Зарина.
Фан-фестка килгән балалар өчен биредә кечкенә футбол мәйданы һәм батут бар. Казаннан Богдан балалары белән килгән. “Биредә күңелле, балаларга да бик ошый”, - ди ул. Богдан сүзләренчә, ул бирегә футбол карарга кабат киләчәк әле. Роберт инде әнисе һәм кызы белән икенче тапкыр килгән. Кызына батутта сикерү, боулинг уйнау ошаганлыгын әйтте ул. Кичә алар биредә зур экраннан Франция һәм Австралия арасында узган матчны караганнар икән.
Казанда яшәүче Лилия Фан-фестны бик ошатканлыгын белдерде: “Instagramга язып, бар кешене дә бирегә чакырдым инде”, - диде ул.
FIFA Җанатарлар фестивале 15 нче июльгә кадәр дәвам итәчәк. Мәйданга керү ирекле, билет та, җанатар паспорты да соралмый.