Бүген Казанга француз сәясәтчесе, Франциянең элеккеге президенты Николя Саркози килде.
«Казан» халыкара аэропортында Николя Саркозины Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Килүгә үк Николя Саркози Казан Кремленә юнәлде, анда ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Казан Кремленең панорама мәйданчыгыннан Николя Саркози Казан күренешләрен карады. Рөстәм Миңнеханов аңа «Казан-Арена» футбол стадионы һәм башка масштаблы спорт объектлары турында сөйләде.
Саркози һәм Рөстәм Миңнеханов федераль телеканаллардан булган журналистлар сорауларына җавап бирделәр.
Николя Саркози билгеләп үткәнчә, бөтен дөньяның карашы Футбол буенча дөнья чемпионаты узучы Россиягә һәм Казанга төбәлгән. «Кичә мин Мәскәүдә булдым, бүген – Казанда, искиткеч атмосфера!»
Рөстәм Миңнеханов чемпионаттан алган тәэссирләре белән уртаклашты. Футбол, чыннан да, барыбызны да берләштерә, диде Татарстан Президенты. Казанның дөнья чемпионаты матчларын кабул итүе безнең өчен шатлык, бүген Казанда Франция һәм Австралия җыелма командалары уйнаячак, диде Рөстәм Миңнеханов.
«Николя Саркози – безнең кунагыбыз, республика кунагы булганга күрә, мин, аның белән бергә, Франция командасы өчен җан атарга җыенам», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Искәртәбез, Николя Саркози бүген Казанда Франция һәм Австралия җыелма командалары матчын караячак.