ДЧ-2018 алдыннан Казан Кремле янында күләмле хәрефләрдән язу барлыкка килде

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Казанда кунакларны һәм җанатарларны каршы алу өчен шәһәрнең тышкы кыяфәтен әзерләү эшләре тәмамлана. Казан Кремле диварлары янында бүген иртән яңа фотозона – күләмле хәрефләрдән тезелгән һәм мундиаль символикасы белән бизәлгән “KAZAN” сүзе барлыкка килде.

Шәһәрнең иң яхшы панорамасын ача торган ноктада урнашкан әлеге фотозона булачак вакыйга истәлегенә фотога төшәргә теләүчеләрне үз янына җыя. Язу фонында Колумбия туристлары да фотога төште.

Охшаш объект Танк боҗрасы янындагы җир өсте җәяүлеләр кичүе янында урнашкан, анда “Russia 2018” дип язылган, шундый ук язу Әмирхан проспектындагы арка янында пәйда булды.

Болак ярларын урап алган диварларда дөнья җыелма командасын сурәтләү эшләре тәмамланып килә – рәссамнар төрле ил футболчыларын бер командага берләштереп сурәтли. Моннан кала, Татарстан башкаласында башка паблик-артлар да барлыкка киләчәк.

Искәртергә кирәк, бүген Татарстан башкаласында “Казан” Гаилә үзәге территориясендә Җанатарлар фестивален ачу тантанасы узачак. Ә кичен тамашачылар Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында беренче уенны карый алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International