Казанда FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионаты ачылышына авырлыгы 4 тоннадан артык булган чәк-чәк әзерләгәннәр – аны “Казан” Гаилә үзәге янында Җанатарлар фестивале мәйданчыгында тәкъдим иттеләр. Традицион татар милли сыен бүген Җанатарлар фестивале мәйданчыгын ачу тантанасына килгән һәркем авыз итә ала.
Зур чәк-чәк Татарстан башкаласының гына түгел, Россия тормышының да иң зур вакыйгасы тематикасына туры килә – ул футбол кыры һәм туп ярым сферасы формасында ясалган. Аны ясауда 20 кеше – Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты белгече катнашкан.
Чәк-чәкне әзерләү эшенә өч атна элек керешкәннәр, ә камыр басу һәм сыйны формалаштырырга 12 июньдә тотынганнар. 4 тонна авырлыктагы чәк-чәкне әзерләгәндә, 1 тоннага якын бал, 1 тоннага якын он һәм 9 мең йомырка кулланылган.
Туп ярым сферасының диаметры 2,6 м тәкшил итә, биеклеге – 2 метр, ә татлы композиция 3,5 м х 4,8 м мәйданны били. Сүз уңаеннан, “футбол кыры” авырлыгы 1,8 т тәшкил итә.
Чәк-чәкне әзерләү барышын Россиянең Рекордлар китабы экспертлары күзәтте – Казан сые дөньяда иң зур чәч-чәк статусын алырга мөмкин. Моңа кадәр рекорд Уфада куелды – Башкортстан башкаласында 2016 елның 14 февралендә 1143,5 кг авырлыктагы чәк-чәк әзерләгәннәр иде, ул Россиянең Рекордлар китабына кертелде.
Искәртергә кирәк, футбол буенча дөнья чемпионаты бүген ачыла, Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасындагы беренче матч “Лужники” стадионында узачак. Казанлылар аны зур экраннарда җанатарлар фестивале мәйданчыгында карый алачак.