FIFA җанатарлар фестивале: матчларны карарга соңга калмас өчен иртәрәк килергә кирәк

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Казанда “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда урнашкан FIFA Җанатарлар фестивале үз эшен дәвам итә. Фан-фест эшләгән беренче 6 көндә биредә 221900 кеше булып киткән – мәйдан туристлар арасында да, Казан җанатарлары арасында да бик популяр урын.

Фестивальдә йөрү тамашачылар өчен максималь уңайлы булын өчен берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк. Бирегә иртәрәк килгән очракта чиратта озак басып тору һәм матчны карарга соңга калу кебек күңелсезлекне булдырмый калырга була. Фестивальгә тамашачылар трансляция башланырга 2 сәгать кала кертелә башлыйлар. Бирегә иртәрәк килгән очракта иркенләп төрле чараларда катнашырга, сувенирлар сатып алырга, рәхәтләнеп ял итәргә дә була.

FIFA Җанатарлар фестиваленә бары тик иминлек хезмәткәрләренә үзегезне һәм шәхси әйберләрегезне тикшерергә рөхсәт итеп, махсус капка аша гына керергә була. Әлеге процедурага тыныч каравыгызны сорыйбыз: ул җанатарларның шәхси куркынычсызлыгы өчен эшләнә. Иминлек хезмәте тамашачылар Фестиваль территориясенә мөмкин кадәр тизрәк узсыннар һәм башкаларга уңайсызлыклар тудырмасыннар өчен барысын да эшли.

Моннан тыш, әгәр дә Сез FIFA Җанатарлар фестиваленә барырга җыенгансыз икән, түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

- Мәйданга ябык һәм уңайлы аяк киеменнән килү яхшырак (күп йөрергә туры киләчәк).

- Өйдән чыгар адыннан Фестивальгә керү кагыйдәләре һәм алып керү тыела торган әйберләр исемлеге белән танышыгыз. Үзегез белән зонтлар, штативлар, селфи-таяклар, ашамлыклар һәм эчемлекләр алмавыгыз хәерле.

- Әгәр сез Фестивальгә балалар белән килгәнсез икән, махсус браслетлар алу өчен табылдыклар бюросына яки мәгълүмат стенды янында эшләүче волонтерларга мөрәҗәгать итегез, әлеге браслетка әти-әниләрнең телефон номерлары языла. Бала югалган очракта, браслет аның якыннарын табарга ярдәм итәчәк.

- Мәйданда тәмәке тарту махсус зоналарда гына рөхсәт ителә. Аларны табар өчен теләсә-кайсы волонтерга яки объект хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә була.

- Мәйданга велосипедта керү тыела. Мәйданда велосипедларны куеп калдырыр өчен парковка бар, әмма йозакны үзегез алып килергә тиешсез.

Инде билгеле булганча, FIFA Җанатарлар фестивале Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ матчларын стадионнан читтә карау өчен бердәнбер рәсми мәйдан булып тора. Ул Чемпионат башланган көнне (14 нче июнь) эшли башлады һәм финал көненә кадәр (15 нче июль) эшләячәк. Мәйдан эшчәнлегендә 6 ял көне каралган (29 июнь, 5, 8, 9, 12, 13 июль). Мәйдан бер үк вакытта 25 мең кешене сыйдыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International