FIFA Җанатарлар фестивале эшчәнлегенең беренче 12 көне узып та китте. Шушы вакыт эчендә “Казан” гаилә үзәге янындагы әлеге мәйдан меңләгән шәһәрдәшләребезнең һәм бөтен дөньядан килә торган футбол сөючеләрнең яраткан ял итү урынына әйләнде. Игътибарыгызга Фан-фестның беренче көннәре турындагы берничә фактны китерәбез.
- FIFA Җанатарлар фестивале Казанда 12 нче июньдә махсус чара белән ачылды. Мәйдан үз эшен 14 нче июньдә – Футбол буенча 2018 елдагы FIFA дөнья чемпионаты старт алган көнне дә дәвам итте һәм анда шундук яңа рекорд куелды. Дөрес, бу рекорд спортка карамый, ул аш-су өлкәсеннән. Футбол кыры уртасына куелган футбол тубы рәвешендә ясалган 4 тоннадан артык авырлыктагы чәк-чәк бәйрәмнең чып-чын бизәге булды. Татар хлкының милли ризыгы дөньядагы иң зур чәк-чәк дип танылды.
- Шул ук көнне Фестивальгә килүчеләр, шул исәптән чит ил һәм шәһәрләрдән килгән җанатарлар да Фестиваль мәйданына куелган зур экраннарда Россия һәм Согуд Гарәбстаны арасында булган беренче матчны тамаша кылдылар. Турнир хуҗалары бу көнне көндәшләрен 5:0 исәбенә җиңделәр. Фан-фест эшләгән 10 көн эчендә барлыгы 29 матч трансляцияләнгән, алда әле тагын 35 матч бар. Инде билгеле булганча, матчлар Россиянең 11 шәһәрендәге 12 стадионда бара.
- Казанда Фан-фест эшләгән 12 көндә анда инде 400 000 нән артык кеше килгән. Фан-фест көн саен шәһәр халкын, кунакларны һәм җанатарларны үзенә җыя. Шушы көннәр эчендә Җанатарлар фестивалендә Австралия һәм Франция (командалар Казанда 16 нчы июньдә уйнады), Иран һәм Испания (уен “Казан Арена” стадионында узды) җыелма командаларының күпсанлы җанатарлары булып киттеләр. 25 нче июньдәге матчка Польша һәм Колумбия җыелмалары җанатарлары да бик күп килгәннәр иде. Бразилия, Перу, Германиядән булган кунакларның да яраткан ял итү урынына әйләнде ул.
- 16 нчы июньдә, ягъни Казанда беренче матч узган көндә Фестивальгә көн дәвамында килүчеләрнең саны рекордлы күрсәткечкә җитте - 56100 кеше.
- Фестиваль мәйданы эшчәнлегенә 220 волонтер җәлеп ителгән, алар төрледән төрле функцияләрне башкарып, Фан-фестта катнашучыларга һәм журналистларга ярдәм итәләр.