Казандагы фан-фэстта җанатарлар Колумбия җыелмасының җиңүен бәйрәм итте

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Кичә кич Колумбия белән Польшаның футбол җыелма командалары очрашкан «Казан Арена» стадионы хис-кичерешләрдән кайнап торды. Көньяк Америка командасы Польшадан килгән көндәшләренә өч туп кертте, ә Колумбиянең сары футболкалы күпсанлы җанатарлары шатлыкларыннан шартлар дәрәҗәгә җитә иде. Стадиондагы уенны 42873 җанатар күзәтте. Бер үк вакытта FIFA җанатарлары фестивалендә дә мохит кызганнан кыза барды: спортчыларның шәп уены Фан-Фэстка килүчеләрне битараф калдырмады. Алар һәр голны дәррәү кубып каршы алды.

Ике җыелма команданың күпсанлы җанатарлары уенга берничә көн кала Казанга җыела башлады. Польшадан Витольд шәһәребезгә махсус футбол карау өчен беренче тапкыр килгән. 10 ел элек ул Мәскәүне күреп киткән булган: «Ул заманнан бирле барысы да яхшы якка бик нык үзгәргән. Мәскәүне танып та булмый хәзер». Ә менә Казан турында Витольд берни дә белмәгән. «Шәһәр бик чиста һәм матур, юллар яхшы. Мин Казан Кремлен күрдем, Бауман урамыннан йөрдем. Казанда бик матур һәм озын яр буе бар икән». Үз командасының уены башланыр алдыннан Витольд Фестивальгә дә килеп киткән. Һаваның бик эссе булуына карамастан, бирегә көндез үк бик күп футбол сөючеләр җыелган иде. «Фестивальдә Колумбия җанатарлары белән таныштым. Алар – шәп малайлар. Ләкин Польша җиңәр дип өметләнәм», – диде ул.

Колумбияле Алехандро Казанга килүеннән канәгать калган. Моңарчы ул Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта булган инде. Казандагы Фан-Фэстта аңа бигрәк тә Кремль һәм яр буеның панорамалы күренеше охшаган.

Колумбия һәм Польша матчын карарга дип бер генә көнгә Оренбугтан Казанга Илнар белән Анастасия дә килгән. Уен башланыр алдыннан алар бары тик шәһәр үзәгендә генә йөрергә өлгергән. Фестивальнең тәмен тулаем татыр өчен артык эссе һава комачаулаганын белдерде алар. Ләкин бу аларның Фан-Фэст турындагы тәэсирләрен бер дә бозмаган. «Без Колумбия өчен җанатабыз», – диде алар.

Шәһәр үзенчәлекле мохиттә яши хәзер. Казанда яшәүче Илсөя белән Маргарита уенга бер көн кала Бауман урамын гизеп чыкканнар. «Колумбиядән килгән туристлар бик күп. Бик күңелле атмосфера хөкемсөри биредә. Барысы да җырлый, бии, фотога төшә. Футбол, чыннан да, халыкларны берләштерә! Тәэсирләребез шактый күп», – дип сөйләде кызлар. Уңай энергия белән сугарылып, алар Фан-Фэстка зур экраннан матч карарга килгәннәр.

Колумбияле Нестор, үзенең ватандашларыннан аермалы буларак, уенны стадионда түгел, ә Фан-Фэстта караган. «Миңа Казанда да, Фестивальдә дә ошый. Миңа Татарстан халкы да ошый», – ди ул. Монда килгәнче, Нестор үз җыелмасының Саранскта узган матчында булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International